Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 ноябрь 2020, 18:16

Салымнарыңны түләдеңме? Тыныч йокла…

1990 еллар ахыры – 2000 еллар башындагы бу лозунг бүген яңадан актуальләште. Чөнки илнең бюджеты без түләгән салымнардан формалаша, ягъни укытучыларның, коронавирус зәхмәте белән көрәшүче табибларның, хәрбиләрнең хезмәт хаклары турыдан-туры без түләгән салымнарга бәйле. 2019 ел өчен салымнарны түләү вакыты 1 декабрьдә тәмамлана. Бу хакта тулырак – сайтта.

2019 елда транспорты, күчемсез милке яки җир участогы булган гражданнарга сентябрь аеннан бюджетка салым түләү кирәклеге турында хәбәрнамәләр җибәрелә башлады.
www.nalog.ru сайтындагы «Салым түләүче физик затның шәхси кабинеты» интернет-сервисында теркәлгән гражданнар бу хәбәрне электрон рәвештә алдылар, калган салым түләүчеләргә алар почта аша килә.
«Вся Уфа» телеканалында салымнарны вакытында түләүнең ни өчен шулай мөһим булуын аңлатучы роликлар күрсәтелә. Акциядә республиканың танылган кешеләре дә катнаша.
– Без көн саен без хезмәттәшләребез белән кешеләрне үлемнән коткарабыз һәм аларның сәламәтлекләрен кайтарырга булышабыз. Без хезмәт хакыбызны вакытында алып, эшебезне сыйфатлы итеп дәвам итсен өчен, салымнарыгызны түләгез! – ди Башкорт дәүләт медицина университетының табиб-терапевты Антон Тюрин.
Исегезгә төшерәбез, 2019 ел өчен милек салымнарын түләү 2020 елның 1 декабренә кадәр дәвам итә.
Фото: https://mgazeta.com
Читайте нас: