Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 ноябрь 2020, 13:07

Ноябрьдә пенсияләр ничек киләчәк?

Башкортстанда агымдагы ай өчен пенсияләрне һәм социаль түләүләрне өлкәннәргә тарату эше 3 ноябрьдә үк башланды. Бу өлкәдәге яңалыклар – сайтта!

Башкортстанда агымдагы ай өчен пенсияләрне һәм социаль түләүләрне өлкәннәргә тарату эше 3 ноябрьдә үк башланды. Бу 4 ноябрьдә Русиядә Халыклар бердәмлеге көне бәйрәм ителүе белән бәйле.
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан бу айда халыкка тиешле пенсияләрне һәм социаль түләүләрне тарату 3 ноябрьдә үк башланды. Иң беренче булып, бу бәхет пенсияләрен почта бүлекчәләре аша алучыларга елмайды. Бәйрәмнән соң пенсияләрне тарату күнегелгән графикка күчәчәк.
Кредит оешмалары һәм банклар аша пенсия алучыларга тиешле акчалар 12 ноябрьдән күчерелә башлаячак.
Русия Пенсия фондының Башкортстан Республикасы буенча бүлекчәсе җитәкчесе Фоат Хантимеров билгеләвенчә, ноябрьдә пенсияләрнең һәм төрле социаль түләүләрнең гомум күләме 18,7 миллиард сум тәшкил итәчәк. Бу акчалар Пенсия фонды бюджетына салынган.
Тагын бер яңалык: октябрь аеннан башлап, киләсе айга пенсиягезнең күләме һәм аны аласы көн почта аша килгән пенсия алу турындагы квитанцияләрдә үк күрсәтелә. Шуңа күрә чыгымнарны алдан планлаштырып була.
Фото: pervo.ru
Читайте нас: