Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 ноябрь 2020, 13:10

Аблайның йөзек кашы

"Бәхет ачкычы – туган төбәктә!" – ди Аблай авыл мәдәният йорты мөдире Лида Сәгыйть кызы КОДАЯРОВА-ШӘЯХМӘТОВА.

Һәр авылның үзенең йөзек кашы булып торган, авыл халкы тарафыннан олы ихтирам-хөрмәткә лаек шәхесләре бар. Безнең Чакмагыш районы Аблай авыл мәдәният йорты мөдире Лида Сәгыйть кызы КОДАЯРОВА-ШӘЯХМӘТОВА – нәфис сүз осталыгына ия булган, ә җырлаганда җыр-моң диңгезендә йөздергән күркәм авылдашларыбызның берсе ул. Авылда бер генә чара да, концерт-тамаша да Лида апасыз үтми. Ә инде мәдәният йорты тирәсен коллективлары белән бергәләп гөлбакчадай тоталар. Авыл халкының кечесе дә, олысы да мәдәният йортында оештырылган чараларны үз итә. Ә авыл яшьләре, “Лида апа, кайчан дискотека була?” дип, көтеп ала.
Пандемия чорында Аблай мәдәният йорты коллективы онлайн форматта эшләде. Мисалга, авылның уңган хуҗабикәләре арасында “Иң яхшы чәчәклек” онлайн фотоконкурсын үткәрделәр. Шулай ук волонтёрлык хәрәкәтендә актив катнашып, үзизоляциядә булган олы яшьтәге авылдашларга, авыл китапханәсе белән берлектә, ярдәм иттеләр.
Лида апа – гаиләсендә дә уңган хуҗабикә, әни, картәни, ире өчен сөекле тормыш иптәше. “Туган төягемдә бәхет ачкычымны табыуыма Ходайга рәхмәтлемен”, – ди ул.
Юлай НИЗАЕВ,
М. Акмулла исемендәге БДПУ көллияте студенты.
Читайте нас: