Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 октябрь 2020, 17:34

Ура! Каникуллар дәвам итә!

Коронавирус пандемиясе аркасында Башкортстанда мәктәп укучыларының көзге каникуллары 9 ноябрьгә кадәр озайтылды. 1 ноябрьдән югары уку йортларының I курс студентлары һәм магистрантлары да дистанцион рәвештә белем алуга күчәчәк.

Коронавирус пандемиясе аркасында Башкортстанда мәктәп укучыларының көзге каникуллары 9 ноябрьгә кадәр озайтылды. 1 ноябрьдән югары уку йортларының I курс студентлары һәм магистрантлары да дистанцион рәвештә белем алуга күчәчәк.
Башкортстан Хөкүмәтендә узган коронавирус пандемиясе таралуга юл куймау буенча оператив штаб утырышы йомгаклары буенча көзге каникулларны 9 ноябрьгә кадәр озайтырга карар ителде. Шулай итеп, республика мәктәпләре укучылары бер-берсе белән аралашмыйча өч атна ял итәчәк.
Мәктәп укучыларының ял вакытын озайту тәкъдиме белән Сәламәтлек саклау, Мәгариф һәм фән министрлыклары һәм “Роспотребнадзор” җитәкчеләре чыккан.
Укучылар каникулларга, СOVID-19га бәйле хәл начарлану сәбәпле, гадәттәгедән бер атнага иртәрәк, 17 октябрьдә үк киткән иде. Алар киләсе пәнҗешәмбедә, ягъни 5 ноябрьдә, укырга кайтырга тиешләр иде. Хәзер исә укучылар атна ахырына кадәр ял итәчәк. Алар өчен дәресләр дүшәмбе, ягъни 9 ноябрьдә башланачак.
«Без инкубация чорын өзәрбез дип өметләнәм, һәм безнең балалар мәктәпкә чирләмичә йөри алачак», – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Шуны да өстик, 1 ноябрьдән югары уку йортларының I курс студентлары һәм магистрантлары да дистанцион рәвештә белем алачак. Моңа кадәр алар югары уку йортларының үзләрендә укый иде. II – IV курс студентлары дүшәмбедән Уфага килеп, көндезге рәвештә белем алуга күчәргә тиеш булса да, әлегә бу датаның кичектерелүе ихтимал. Мәсьәлә киләсе атнада хәл ителергә тиеш.
Фото: stihi.ru
Читайте нас: