Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 октябрь 2020, 23:54

Сәяси золымнан коронавирус көчлерәкме?

Совет власте елларында сәяси мотивлар буенча миллионлаган кеше репрессияләргә дучар ителде.

30 октябрьдә Русиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Әлеге дата 1974 елның 30 октябрендә СССРда сәяси репрессияләргә каршы протест йөзеннән мордва һәм Пермь лагерьлары тоткыннары башлаган ачлык истәлеге итеп сайлана. Совет власте елларында сәяси мотивлар буенча миллионлаган кеше массакүләм репрессияләргә дучар ителә. Бу көн ел саен Уфада билгеләнеп килә иде. Шәхес шөһрәтеннән зыян күрүчеләрнең балалары, оныклары, туганнары Уфадагы Октябрьнең 50 еллыгы паркындагы сәяси золым корбаннарына куелган һәйкәл янына җыела иде. Русиядә бу көн уңаеннан чаралар узса да, Уфада пандемия сәбәпле, әлеге көн игътибардан читтә калды.
Сәяси золым корбаннарын искә алу көнендә һәйкәл янына килүчеләр тынып тормады. Алар арасында милләттәшләребез дә бар. Шуларның берсе – рәссам Роберт Ярулла репрессиягә эләккән туганын искә алды:
“Минем картәнинең энесе Хәкимҗан Гайнановны кулга алып Уфага җибәрәләр. Аны комиссия тикшереп, гаеп тапмый кире кайтара. Авылдагы актив аңа шикаять язып кабат кулга алдыруга ирешә. Шул китүеннән ике ай узгач, аны атып үтерәләр. Хәкимҗан авыл мәзине булган, динсез куштаннар бернинди гаепсез, шәригать кануннары белән яшәүче изге затның башына шулай җитәләр”, диде Роберт Ярулла.

Фото Мунира ВАФИНА.
Читайте нас: