Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 октябрь 2020, 12:16

Шәбәгышта – Пушкин эзләре

Башкортстанның Куергазы районы Шәбәгыш авыл мәктәбендәге А.С. Пушкин музеенда бөек әдипнең үз куллары белән төшерелгән карта саклана.

Башкортстанның Куергазы районы Шәбәгыш авыл мәктәбендәге А.С. Пушкин музеенда бөек әдипнең үз куллары белән төшерелгән карта саклана.
Кечкенә Шәбәгыш авылындагы музей – авылның гына түгел, бөтен республиканың горурлыгы.
Шабагыш урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Рәфыйк Әминов дәресләрдә эшләү өчен А.С. Пушкинның тормышы һәм иҗаты турында материалларны 1979 елда ук җыя башлый. Шулай итеп, музей үзенең тарихын ерак 1979 елдан алып бара.
Рәфыйк Әминов бөтен республикага танылган музей турында кунакларга сәгатьләп сөйләргә әзер.
Башта зур булмаган коллекция дүрт дистә ел эчендә зур экспозиция булып үсте. Бүген музей фондларында 40 меңнән артык төрле экспонат бар. Монда шагыйрь әсәрләренең 86 телдә чыккан басма китаплары саклана. Бу – Санкт-Петербургтагы Пушкин музее тупланмасыннан соң икенче коллекция.
Рәфыйк Гыйбадрахман улына иң еш бирелә торган сорауларның берсе болай яңгырый: «Ни өчен мотлак Пушкин музее?» Укытучы аңа түбәндәгечә җавап бирә:
– Александр Сергеевич «Капитан кызы» һәм «Пугачев бунты тарихы» повесте өстендә эшләгән вакытта Оренбург губернасы буйлап сәяхәт итә, аның юлы хәзерге Башкортстан территориясе, шул исәптән, бүген Куергазы районына кергән авыллар аша үтә.
Музейның төп раритетларының берсе – А.С. Пушкинның үз куллары белән төшерелгән Уфа һәм аның әйләнә-тирәсе картасы. Картаның оригиналы – Санкт- Петербургта шагыйрь музеенда, ә төгәл күчермәсе Шәбәгыш авылының мәктәп музеенда саклана. Нәкъ менә Пушкин әдәбиятта беренчеләрдән булып Уфа турында сөйләде, әлеге картаны ясады. Ул башкорт кешесе образын рус әдәбиятына алып кергән беренче язучы булды.
Фото: https://tulpar.rbsmi.ru/
Читайте нас: