Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 октябрь 2020, 15:35

Коронавируска каршы – “кайнар линия”

Агымдагы елның март аенда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавирус пандемиясен игълан итте. Яңа авыру бәйле вәзгыятне аңлату өчен Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы шунда ук республика халкы өчен “Кайнар линия” ачты. Хәзерге вакытта ул эшләвен дәвам итә.

“Кайнар линия” COVID-19 турында тулы мәгълүмат алу, вирус белән авыру кискен торган илләрдән кайту турында хәбәр итү, шулай ук больничный битен рәсмиләштерү өчен кирәк. Сәламәтлек саклау министрлыгының “кайнар линия”сенә түбәндәге номерлар буенча шалтыратырга мөмкин: 8 (347) 286-58-27, 8 (347) 279-91-20.
Моннан тыш, Башкортстанда, COVID-19 симптомнары ачыкланган очракта, 1301 номеры буенча шылтыратып, табибны өйгә чакыртырга була. Дәвалаупроцессын, клиник картинадан чыгып, дәвалаучы табиб билгеләячәк. Тискәре динамика булганда, күпмедер вакыттан соң ул госпитализацияләү турында карар кабул итә.
Хәлегез кискен начарланганда (югары температура, буылу, тын кысылуы булганда), “ашыгыч ярдәм” чакырыгыз.
Бу хакта Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Фото: https://tv.rbsmi.ru/upload/resize_cache/iblock/e78/570_395_1/e7871c88b10f1c854f59b05ebb183e6b.jpg
Читайте нас: