Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 октябрь 2020, 01:00

Башкортстан татарлары корылтаена әзерлек башланды

Форумда 700 кеше катнашачак. Дүрт секция эшләячәк.

Башкортстан татарлары корылтаен оештыру буенча беренче утырыш узды. Утырышта чараның көн тәртибе, секцияләр эше билгеләнде. Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов сүзләренә караганда, корылтай әзерләнүе турында хакимияткә хат язылган:
– Чара 27 мартка билгеләнде. Без корылтайны уздыру өчен Конгресс-холл бинасын сорадык. Көн тәртибе буенча пленар утырыш, төштән соң секция эшләре узарга тиеш. Форумда 700 кеше катнашачак. Дүрт секция эшләячәк. Алар: мәгариф, мәдәният, яшьләр, татар авылы һәм эшкуарлык секцияләре. Форумга кадәр район һәм шәһәрләрдә конференцияләр уздырылачак. Бу хакта районнарга хатлар җибәрелде. Без корылтайда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та катнашыр дип ышанабыз”, – диде Заһир Хәкимов.
Социология фәннәре докторы, профессор Рушан Галләмов башкарма комитет каршында фәнни шура төзергә тәкъдим итте:
– Шурага Башкортстанда яшәүче галимнәр керергә тиеш. Әлеге шура корылтайга әзерлек вакытында аның идеологиясен эшләргә тиеш. Ә инде киләчәктә Башкортстан татарларын саклау һәм үстерү юнәлешендә эшли ала. Форумга кадәр галимнәрне җыеп түгәрәк өстәл уздырырга кирәк, – дип чыгыш ясады.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин районнарда узган чараларны җитди оештыру кирәклеге, республикадагы татар авыллары турында мәгълүмат булдыру кирәклеген күтәрде. “Шушы көнгә кадәр безнең татар авыллары исемлеге дә булдырылмаган”, – дип борчылуын белдерде.
Утырышта галимнәр катнашлыгында түгәрәк өстәлне ноябрь ахырында уздырырга карар ителде.
Корылтайны оештыру җыелышлары даими уздырылачак. Оештыру төркеменә барлык татар оешмалары җитәкчеләре дә кертеләчәк.

Фото Мунира Вафина.
Читайте нас: