Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 октябрь 2020, 17:10

«Шәйморатов генерал»га – һәйкәл!

Башкортстанның милли батыры, 112нче Башкорт атлы (16нчы Гвардия) дивизиясе командиры, Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка Уфа шәһәренең Совет мәйданында һәйкәл куелачак. Бүген аның иң яхшы проектына ачык конкурс игълан ителде.

Башкортстанның милли батыры, 112нче Башкорт атлы (16нчы Гвардия) дивизиясе командиры, Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка Уфа шәһәренең Совет мәйданында һәйкәл куелачак. Бүген аның иң яхшы проектына ачык конкурс игълан ителде.

Конкурста аерым скульпторлар да, профессиональ сынчы коллективлары да катнаша ала. Гариза гражданнар берләшмәсе исеменнән бирелсә, конкурста катнашу өчен вәкаләтле бер вәкилне делегат итеп сайларга кирәк. Сын композициясен һәйкәл кую урыны белән бәйләү һәм проектның график өлешен башкару өчен конкурста катнашучының архитектор җәлеп итүе шарт итеп куела.

Конкурс бер турда узачак. Катнашучы һәйкәлнең 40 сантиметрдан да бәләкәй булмаган өч үлчәмле проект моделен тәкъдим итәргә тиеш. Тапшырылган материаллар арасында шулар көтелә:
график эскиз;
иҗат эшенең идеясе, материалы һәм үлчәме хакында аңлатма;
һәйкәлне булдыруга кирәкле чыгымнар сметасы.

Һәйкәлне урнаштыру урыны - Уфа шәһәренең Совет мәйданы. Конкурста катнашу өчен гаризалар һәм материалар 2020 елның 20 ноябренә кадәр “Торатау” Конгресс-холлында, Уфа шәһәре, Зәки Вәлиди урамы, 2 адресы буенча директорның кабул итү бүлмәсендә эш көннәрендә 9-18 сәгатьләрдә кабул ителә. Бәйләнеш өчен телефон – (347) 276 55 00, Гөлдәр Сабитовага мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Конкурс материалларын махсус комиссия тикшерәчәк.
Фото: news.myseldon.com
Читайте нас: