Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 октябрь 2020, 13:36

Ак халат аңа килешә

...Күпләр коронавирусны тәүдә уен дип кенә уйлады. Аннан, танышлар, якыннар авырый башлагач, курку килде. Шул ук вакытта коронавирусның чагыштырмача бик үк үлемечле түгеллеге ачыклангач, саклану чаралары онытылып та китте. Табибларның кебек үк, даруханәләрнең дә никадәр кирәкле булулары ачыкланды. Бу – бер яктан. Ә икенче яктан, кемнәрдер даруханә ишеген ачып керергә дә шикләнә башлады...Фармацевт, уңышлы бизнесмен, депутат, фән кандидаты, хәйрияче, әти-әнисенең игелекле улы Ирек Марс улы УСМАНОВ белән әңгәмә.

Экспресс-белешмә
Исем-шәрифләре: Ирек Марс улы Усманов.
Туган көне: 1974 елның 1 гыйнвары.
Яшәгән урыны: Чакмагыш авылы.
Тәмамлаган уку йортлары: Уфа дәүләт медицина институтының фармацевтика факультеты, Уфа финанс көллияте, Русия Федерациясе Президенты каршындагы Русия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе.
Эш урыны: “Сихәт” җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте.
Җәмәгать вазифалары: Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты.
Тормыш девизы: “Изгелек чәч, уртак йортыбыз яхшырак, ә дөнья яктырак булсын!”
Язмамның герое – дарулар белгече, ягъни фармацевт, уңышлы бизнесмен, депутат, фән кандидаты, хәйрияче, әти-әнисенең игелекле улы...
– Бүгенге көндә фармацевтика – бик үсешкән өлкә. Даруханәләр дә искиткеч күп, аларда эшләүчеләр дә. Ирек Марс улы, Сезнең яшьлек 90нчы елларга туры килгән, ул чорда фармацевт һөнәре әлеге кебек популяр түгел иде әле. Аны сайлау ни сәбәпле булды?
– Әти-әнием минем табиб булуымны, ак халат киюемне теләделәр. Аннан, минем һәрчак кешеләргә ярдәм итәсем килде. Фармацевт исә шул ярдәмнең серләрен белүче кеше булып тоела иде.
– Әти-әниегез үзләре табибмы әллә?
– Юк. Әтием – Марс Әхнәф улы һөнәре буенча инженер, Уфа дәүләт авиация институтын тәмамланган. Ул бөтен аңлы тормышын туган районына хезмәт итүгә бирде, шулай ук күрше районнарга да ярдәме тиде. Районда ул катнашмаган берәр зуррак төзелеш калдымы икән? Мин аның үҗәтлеген, хезмәт сөючәнлеген, көн режимын дөрес бүлә белүен, аек акыллы, аралашучан булуын ошатам. Әгәр бу тормышта нәрсәгәдер ирешкәнмен икән, болар бар да – әтиемнең казанышлары.
Әнием – Рима Гыймран кызы, иң якын кешем. Ислам дине: “Оҗмах аналарның аяк астында”, – ди. Якты дөньяга тууым, алган тәрбиям өчен аңа нык рәхмәтлемен. Йокысыз төннәрдә, авырып ятканда сый-нигъмәтләре, башымнан сыйпый торган җылы куллары, акыллы киңәшләре өчен! Ул мине сабырлыкка, дөньяга мәхәббәт белән багарга өйрәтте. Ул гомер буе Чакмагышның 2нче урта мәктәбендә физика укытты, Башкортстанның атказанган укытучысы. Ул әле дә – минем укытучым. Миңа калса, укытучы – иң хөрмәткә лаек һөнәрләрнең берсе, һәрвакыт зыялылык, югары эрудиция, әхлаклылык үрнәге, белем бирүче генә түгел, шәхес тәрбияләүче.
Әти-әни мине үз мисалларында эш тәмен белергә, кешеләргә ихтирам белән карарга өйрәттеләр, бөтен булмышлары белән миңа ярдәм иттеләр.
Медицина өлкәсендә әниемнең әнисе Миңлениса эшләде. Ул кырык елдан артык Каръяуды авылында фельдшер-акушер булды. Сәламәтлек саклау өлкәсен аның үрнәгендә дә сайлаганмындыр.
– Ә ни өчен дәвалау факультеты түгел, нәкъ менә фармацевтика?
– Фармацевтика киң, универсаль белгечлек булуы белән үзенә җәлеп итте. Бу факультетны тәмамлаучылар хастаханәләрдә генә түгел, чиктәш өлкәләрдә дә кирәкле. Минем курсташларым арасында криминалистлар, төрле лабораторияләрдә, химия заводларында эшләүчеләр бар. Һәм ул шактый катлаулы юнәлеш булып чыкты. Шулай булуга карамастан, һөнәремне бик яратам. Хезмәт сөючәнлек, рухи юмартлык, сизгерлек һәм мәрхәмәтлелек таләп итә торган, кешелекле һәм игелекле һөнәр дип саныйм аны. Сәламәтлек – кешенең иң зур байлыгы бит ул. Фармацевт гүя шул байлыкны кулында тотып тора. Табиб рецепт яза да китә. Авыру, рецепт кәгазен тотып, дәва табуга өметләнеп, безгә килә. Дөрес, клиентларның төрлесе була: конфликтка керергә яратучылары да, бик рәхмәтлеләре дә. Быел, коронавирус пандемиясе чорында, медицина хезмәткәрләренең никадәр кирәк булуы аеруча нык сизелде. Алар, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, башкаларга ярдәмгә, чир газапларын җиңеләйтергә ашыктылар.
Сез – эшкуар да, Ирек Марс улы. “Сихәт” җаваплыгы чикләнгән җәмгыятен, даруханәләр челтәрен оештыручы кеше. Үзаллы эшкә ни сәбәпле тотынырга булдыгыз?
Ил таркалу белән бәйле проблемалар институтта укыган чорда ук сизелә иде: стипендияләр кичектерелеп түләнә, практик дәресләрдә корамаллар, реактивлар җитешми башлады... 1995 елда институтны тәмамлап, туган районыма кайттым. Ул елларда Чакмагышта бердәнбер дәүләт аптекасы, ягъни даруханә бар иде. Анда бүлек мөдире булып эшкә керештем. Базар мөнәсәбәтләре үтеп керә башлаган еллар. Теләк тә, көч-егәр, үзгәрешләргә әзерлек тә бар иде – 1998 елда үземне шәхси эштә сынап карарга булдым.
Башта, арендага бина алып, даруханә ачтым, аннан үземнең бинаны булдырдым. Тагын берничә нокта ачтым. Бүген безнең коллективта барлыгы уналты хезмәткәр эшли. Һәркайсы – сыналган, тәҗрибәле, озак еллар эшләгән белгечләр. Даими укып, квалификацияләрен күтәреп торалар. Хәзер бар эш диярлек компьютерлар ярдәмендә башкарыла. Шәхси предприятие булуга карамастан, хезмәткәрләрне социаль яктан кайгыртуны онытмыйм. Балаларның җәйге ялына юлламалар бирү, уртак бәйрәмнәрне үткәрү – болар һәркайсы коллективта җылы мохит булдыруга булыша. Биналарга үз вакытында ремонт ясала, заманча корамаллар кайтартыла. Ләкин даруханәдә төп кеше – провизор-фармацевт. Аңардан чиксез түземлелек, игътибарлылык һәм әдәп таләп ителә. Ул һәр даруның ничек тәэсир итүен белергә, дөрес консультация бирергә, һәр сатып алучыга игътибарлы, ярдәмчел булырга, авыруларны сүзе белән үк дәваларга тиеш. Бусагадан атлап кергән авыруга клиентка түгел, үз кешеңә карагандай мөнәсәбәт күрсәтсәң генә, аның ышанычын яулап була. Шунда гына ул икенче, өченче тапкыр да синең даруханәңә киләчәк. Табыш алуны гына максат итеп куйсаң, яхшы провизор булып булмый.
Шул ук вакытта даруханәләр – ваклап сату оешмалары. Кеше гомере өчен мөһим дару препаратларына өстәмә бәя куярга хакыбыз юк. Аренда, салымнар буенча ташламалар каралмаган, ягъни, медицина оешмасы булсак та, хокук һәм бурычлар ягыннан кече бизнеска тиңбез. Мондый шартларда предприятиенең кереме турында кайгыртмый булмый. Даруханәнең алга таба эшли алуы, салым түләргә сәләтле булуы, хезмәткәрләрнең эш хакы нәкъ менә табышка бәйле. Ә табыш алу җиңел түгел.
Һәр заманда эшкуар – актив кеше. Эшне ахырына җиткерә белсәң, үҗәт булсаң, үз-үзеңне жәлләми эшли алсаң гына эшкуар булып була. Ул киләчәккә үсеш стратегиясен эшли белә, ахыргы нәтиҗә өчен җавап тота. Эшкуар шәхсән үзе эшли, коллектив я команда булдыра. Ул берьюлы оештыручы, бухгалтер, икътисадчы, юрист, кадрлар белгече, менеджер һәм гади эшче була алырга тиеш. Таләпләр күп. Әллә ничә билгесез кисәге булган тигезләмә кебек. Әмма җимеше дә татлы. Хәтта хәйриячелек белән шөгыльләнү мөмкинлеге туа.
– Коронавирус пандемиясе сезнең эшкә ничек тәэсир итте?
– Күпләр аны тәүдә уен дип кенә уйлады. Аннан, танышлар, якыннар авырый башлагач, курку килде. Шул ук вакытта коронавирусның чагыштырмача бик үк үлемечле түгеллеге ачыклангач, саклану чаралары онытылып та китте.
Табибларның кебек үк, даруханәләрнең дә никадәр кирәкле булулары ачыкланды. Бу – бер яктан. Ә икенче яктан, кемнәрдер даруханә ишеген ачып керергә дә шикләнә башлады..
Бүген Русиядә кече һәм урта бизнес оешмалары 5,5 миллионнан артык. Шактый зур көч. Русия эшмәкәрләре инде бер генә кризис кичермәде. Коронавирус пандемиясе белән бәйле вакыйгалар да ил икътисадының бөтен тармакларына сукты. Әйе, без – эш урыннары булдыручы, тиешле салымнар һәм взнослар түләүче эшкуарлар – дәүләттән ярдәм көтәргә хаклы. Әмма һәрвакыт үз көчеңә ышанырга кирәк. Кызганычка каршы, быелгы сынауны барысы да үтә алмаячак. Әмма үтә алганнар тагын да чыныгачак, яңа идеяләр, бурычлар һәм мөмкинлекләр тулы дөньяга керә алачак.
– Авырлыкларга бирешмәс өчен нишләргә соң?
– Бу сорауга беркем дә җавап бирә алмый. Кемдер иртәгә шуны-шуны эшләргә кирәк, дип әйтсә дә, ышанмагыз, ялганлаячаклар. Беркем дә хатадан азат түгел: финансчылар, трейдерлар, аналитиклар, сәясәтчеләр дә. Киләчәккә атлау өчен, хәзерге чынбарлыкны исәпкә алырга, үз сәләтеңә, мөмкинлекләреңә, җирле үзенчәлекләргә, гореф-гадәтләргә таянырга кирәк. Мәсәлән, коронавирус пандемиясе килеп чыгар, дип кем уйлаган! Күпме чаралар үткәрелми калды. Унбер ел укыган балалар “Соңгы кыңгырау” бәйрәменнән мәхрүм булды. Ә бит бер генә яшибез. Киләчәктә бу хәлләрне исәпкә алу мөһим. Пандемия дип, иҗтимагый тормыш бөтенләй тукталып калырга тиеш түгел.
– Ә хәйриячелек белән шөгыльләнү Сезгә нәрсә бирә?
Мине әйләндереп алган мохит, алган тәрбиям, кешеләр белән даими аралашу, тормыш тәҗрибәм – болар барысы да шундый эчке бер халәткә китерделәр: тормыш мәгънәсен кешеләргә ярдәмдә күрә башладым, көчемнән, хәлемнән килгәнчә, хәйриячелек белән шөгыльләнергә карар иттем. Кемдер бәлки күбрәк табыш алгач, кайдадыр я кемнедер җиңгәч шундыйрак халәт татыйдыр, ләкин мин мохтаҗлык кичерүчеләргә, интеккән кешеләргә ярдәм күрсәтүдән тәм һәм канәгатьләнү таба башладым, бу гамәлнең күңелемә ятышлы булуын аңладым.
– Безне әйләндереп алган дөнья болай да бәхетле кебек. Дусларның я читләрнең социаль челтәрләрдәге аккаунтларына гына күз салыйк: гүяки барысы да гүзәл, тук, сәламәт, бер кайгысыз... Бөтен проблема чәчәк үстерү дә ничек тәмлерәк итеп ашап тизрәк ябыгу гына кебек. Дөрес, арада ярдәм үтенеп язылган постлар да бар. Сез шундыйларга ярдәм итәсезме?
– Мин әти-әниемә, әби-бабаларыма нык рәхмәтлемен: алар миңа карата чиксез мәхәббәтле, кайгыртучан булдылар. Укытучыларыма рәхмәтлемен: алар миңа белем, әхлак, шәхси тәрбия бирделәр. Ләкин бөтен кешегә дә бәхет елмаймый бит. Социаль челтәрләргә генә ышанып булмый. Чынбарлык бөтенләй башкача. Бөтен дөнья буйлап миллионнарча балаларның уку, туйганчы ашау, дәвалану мөмкинлекләре юк. Ятимнәр саны кимеми, күпме бала тулы булмаган гаиләләрдә яши! Ә аз тәэмин ителгән гаиләләр күпме? Карар күзгә имин гаиләләрдә дә проблемалар тулып ята: балага игътибар булмау, якыннары тарафыннан җан җылысы җитмәү. Нәкъ менә шуңа күрә, без, өлкәннәр, бик сизгер булырга, гаиләләрнең проблемалары турында даими белешеп торырга бурычлыбыз, кирәккәндә ярдәм кулы сузарга тиешбез, дип уйлыйм.
Мин кеше шәхсән үзе я туганнары мөрәҗәгать иткәндә һәм ярдәмнең чыннан да кирәклегенә инанганда гына җавап бирәм. Һөнәрем дарулар белән бәйле булгач, авыр чирдән интегүчеләргә булышырга тырышам. Аларның якыннары килә, я инде танышлары, дуслары, әйдәгез, җыелышып ярдәм итеп алыйк дип, элемтәгә чыга.
– Мәсәлән, конкрет алганда кемгә күпме күләмдә ярдәм күрсәттегез?
– Атап әйтү кыен, әлбәттә...
– Ә шулай да?
– Әйтик, Бакалы мәктәбенә ябыштырып эретү станоклары алып бирелде, аларның бәясе утыз мең сум чамасы. Рапат авылында Илфак Смаковның юбилеена багышланган кичәне үткәрүдә катнаштым.
– Безнең коллегалар – матбугат хезмәткәрләре белән еш аралашасызмы?
– Быел матбугат басмаларына яздыру өчен илле мең сум бүленде.
– Гәзит-журналларның эчтәлеге турында ни әйтерсез?
– Алар заманчарак, кызыклырак булсын иде. Шәхесләр турында укыганда, биографик моментлары гына түгел, кызыклы вакыйгаларны, геройны башкалардан аерып торган шәхси сыйфатларын, холкын да беләсе килә.
– Приютлар, картлар йортлары, интернатлар кебек социаль оешмалар еш мөрәҗәгать итәдер?
– Гадәттә, аларга үзем ярдәм тәкъдим итәм. Кайчакта җитәкчеләре үтенеч белән шалтырата. Ниндидер көнкүреш техникасы, савыт-саба, мебель кирәк була. Балаларны яклау көне, Белем көне, Яңа ел кебек бәйрәмнәрдә бүләкләр, тәм-том алу өчен биш-ун меңлек сертификатлар тапшырам. Бәйрәмнәр якынлашса, андый оешмаларда кайчак иганәчеләр чират тора. Берчак шулай Бакалы приютына барсам, Эчке эшләр министрлыгының Туймазы районы бүлекчәсе хезмәткәрләре килгән, Кыш бабай, Карсылу булып киенеп, балаларның күңелен күтәреп йөриләр.
Коронавирус пандемиясе башлангач, хастаханәләргә 120 мең сумлык битлек, респиратор, саклаучы костюмнар бирдем. Шулай ук Гаилә хезмәте эшенә ярдәмләшергә тырышам. Алар икътисадый, психологик, көнкүреш ягыннан тотрыксыз гаиләләрне игътибарда тота. Гомумән, социаль юнәлештәге эшчәнлек белән шөгыльләнергә туры килә.
Пандемия заман эшкуарларының күпчелегендә уңай сыйфатларны ачты – алар кешелеклерәккә әйләнде, йомшаграк, мохтаҗрак кешеләргә ярдәм итү турында уйлана башлады. Дөрес, эре челтәрләр, олигархлар, сәхнә йолдызлары дип аталучылар игелеклелек, мәрхәмәт үрнәген күрсәтергә һаман да артык ашыкмый кебек. Ә бит тарихта меценантлык үрнәкләре, традицияләре юк түгел.
Икенче ел инде үз призыма чаңгы ярышлары үткәрәм. Быелгысы Чакмагыш районы оештырылуның 90 еллыгына багышланды. Бу инициативаны якташларым гына түгел, күрше районнар да күтәреп алды. Уналты төбәктән җыелган кунаклар арасында спорт мастерлыгына кандидатлар, спорт мастерлары да бар иде. Чаңгычылар дүрт яшь категориясендә (шул исәптән – балалар) ярыштылар. Көн дә аяз, бик матур, чаңгы юлы да яхшы иде. Андагы күтәренке рух һаман күңелне җылытып тора. Чаңгы ярышы традициягә әверелер дип өметләнәм.
Рәҗәп өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында яшәүче әби-бабайларны онытмыйбыз. Бәйрәм хөрмәтенә чәй сервизы, тәм-томнар бүләк иттек. Телибезме-теләмибезме, әмма балачак, яшьлек, актив хезмәт елларын картлык чоры алыштырачак. Өлкәннәребез туган як икътисады үсешенә үз көчләрен, сәламәтлекләрен биргәннәр. Нәкъ менә алар салган нигездә бүген яшәгән дәүләтебез төзелгән.
– Сез 2012 елдан ике чакырылышта муниципаль совет депутаты булгансыз, 2018 елда Дәүләт Җыелышы-Корылтайга Рәҗәп сайлау участогында Коммунистлар партиясеннән депутат булып сайландыгыз. Бу эшчәнлегегез турында бераз сөйләп китсәгез иде.
– Үзеңне актив, җаваплы гражданин итеп тоя алу, законнар кабул итүдә катнашу – бик мөһим тәҗрибә. Депутат бит һәрвакыт халык арасында. Аларның эшчәнлеге көндәлек тормышта кирәкле законнарны кабул итүдә генә түгел, ә үз сайлаучылары белән даими очрашуларда, аларның мәнфәгатьләрен кайгыртуда, төрле дәрәҗәдәге хакимият органнары белән аралашуда, дәүләт, иҗтимагый чараларда катнашуда. Дәүләт Җыелышы-Корылтайда күңелемә якын булган социаль блокта, Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитетта эшчәнлек алып барам. Депутат буларак, бәйрәм тантаналарында наградалар тапшырырга, мәктәпләрдә очрашуларда, семинарларда катнашырга туры килә.
Яңарак без Совет халкының фашизмны җиңүенә 75 ел тулуны билгеләп үттек. Коммунистлар өчен дә бу бик кадерле бәйрәм! Илебездә сугыш уты кагылмаган берәр гаилә калдымы икән! Чакмагыш районында утызга якын Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Хакимият, Бердәм Русия партиясе аларның һәрберсенең өенә барып бүләкләр, күчтәнәчләр таратуны оештырды. Әлбәттә инде, без дә бу эшкә үз өлешебезне керттек.
Бүгенге көндә Чакмагыш районыннан көзге чакырылыштан алты егет хезмәт итә. Ел саен хәрби хезмәткә алыну көнендә тантаналы озатулар уздырыла. Бу чараларда һәрчак катнашырга тырышам. Яңарак корал күргәзмәсен оештыруга ярдәм иттем. Яшьләр аны ихлас кызыксынып карды. Александр III әйткән бит: “Русиянең ике союздашы бар: армия һәм флот”. Бик дөрес сүзләр.
Рәҗәп сайлау участогы Бакалы, Чакмагыш, Шаран районнарын берләштерә. Бу өч район сайлаучыларына бәйләнеш өчен һәрчак ачыкмын. Социаль челтәрләрдә үз битләремне алып бару да ярдәмгә килә.
Мисалга, яңарак Шаран районына сәфәр кылдым. Бу районның мәйданы егерме мең квадрат километрдан аз гына артыграк, әмма анда унҗиде милләт халкы дус һәм тату яши. Табигате искиткеч матур: дүрттән бер өлешен урманнар били, ике елга, күпсанлы чишмәләр, мәгарәләр бар. Уңайлы тыныч яшәү өчен, әлбәттә, табигать матурлыгы гына җитми. Авыл кешеләре өчен уңайлы көнкүреш шартлары, ял итү зоналары, мәгариф, сәламәтлек саклау объектлары, шәһәрләр мөмкинлекләре дәрәҗәсендәге мәдәният учаклары кирәк. Бөтендөнья сәламәтлек көне алдыннан, 1нче мәктәп укучылары бик яхшы бүләк алдылар – яңа, кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган һәм заманча таләпләргә җавап бирә торган стоматология кабинеты. Боларның барысы да Башкортостан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән гамәлгә куелучы "Сәламәт елмаю" проекты ярдәмендә мөмкин булды. Хәзер мәктәпнең һәр укучысы профилактик тикшеренү уза ала, кирәк булганда дәвалана ала. Мәктәптәге очрашудан соң Шаран район хастаханәсенең баш табибы белән яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы, Башкортстан Башлыгының бу уңайдан кабул ителгән Указын үтәү турында, дәвалау учреждениесенең әзерлеге турында сөйләштек. Аннан соң Шаран районы гражданнары белән аралаштык. Миңа килгән барлык мөрәҗәгать һәм сорауларны контрольгә алдым. Мәгълүмат тикшереләчәк һәм уртак чишелеш юллары табылачак.
Бакалы районына килгән һәр кунак исә кунакчыллык, игелеклелек, шул ук вакытта ватанпәрвәрлек, туган җиргә мәхәббәт атмосферасына чума. Яңарак республика югары уку йортлары, координатор-галимнәр, район хакимияте, Талантлы яшьләргә ярдәм итү фонды ярдәме белән Бакалы авылының беренче интеллектуаль мәктәбе ачылды. Ул укучылар арасында авылны үстерү проектларына кызыксыну тудыру максатыннан оештырылды. Шулай ук федераль программалар һәм җирле бюджетка кертемнәр нәтиҗәсендә, Бакалы авылы Мәдәният сараеның төп заллары яңартылды. Мондый вакыйгалар даими булып тора һәм кешеләрнең киләчәгенә ышанычы бар.
Шулай итеп, сайлаучылар мәнфәгатьләрен яклаганда, һәрвакыт җирле үзенчәлекләрне исәпкә алырга кирәк. Чит монастырьда үз уставың белән йөрмиләр бит.
– Сез, коммунист буларак, бүгенге иҗтимагый тормышта үзегезне уңай хис итәсезме соң?
Коммунистлар партиясе уставында түбәндәге лозунглар бар: халык хакимияте, социализм, гаделлек, тигезлек. Әлбәттә, бүген бу таләпләрне берләштереп булмый. Ләкин коммунист булу бит ул кызыл байрак күтәреп, значок тагып, түнтәрелешләр ясап йөрү түгел. Төп чакыру искермәде: хакимият халыктан ераклашырга, аны онытырга тиеш түгел. Даим рәвештә халык белән эшләргә, аңлату эшләре алып барырга кирәк. Аңлау булмаса, хакимият белән халык арасында каршылык арлыкка килергә мөмкин, моны булдырмау өчен тырышу мотлак.
– Безгә нинди законнар җитми дип уйлыйсыз?
– Бу хакта даими уйланып йөрим. Медицина хезмәткәрләрен яклауны яхшырту турында тәкъдимнәрем бар. Штрафлар каралган законнар күбәюенә борчылам. Алар гына барлык проблемаларны хәл итә алмый бит. Аралашу мәдәниятен, сәяси мәдәниятне үстерәсе иде.
Шулай ук, депутат буларак, эшкуарлар белән хакимият органнары арасында үзара хезмәттәшлекне көйләргә омтылам. Эшкуарлыкны үстерүгә юнәлтелгән закон проектларын, конкрет гамәлләрне ихластан яклыйм.
– Сайлаучыларыгызның барлык үтенечләрен дә хәл итеп бетереп буламы соң?
– Моның өчен, төп мөрәҗәгатьтән тыш, тиешле инстанцияләргә сораулар әзерләргә, җавапны көтәргә һәм үзеңнең сайлаучыңа хәбәр итәргә кирәк. Үзеңнеке, дим, чөнки ул хәзер инде синең өчен ят кеше түгел. Бу – идеалда. Ләкин тормыш югарыда әйтелгәннәрдән ерак тора. Синең һәр адымың таләп ителгән нәтиҗәне бирми. Кемдер мөрәҗәгатьләрне игътибарсыз калдыра, хәтта сәбәпләрен аңлатмаска да мөмкин. Яисә катлаулы, аңлаешсыз итеп җавап бирә. Ничек кенә булмасын, депутат үз сайлаучыларының мәнфәгатьләрен яклаучы ышанычлы кешесе булып тора. Һәркемнең законлы хокуклары якланырга тиеш. Шәхсән мин бер генә мөрәҗәгатьне дә игътибарсыз калдырмаска, көчемнән килгәнчә ярдәм итәргә омтылам. Үз мисалымда шуны исбатлыйсым килә: активрак яшәп, инициативаны үз кулыңа алып, байтак игелекле эшләр башкарырга мөмкин. Шунысына сөенәм, мин ялгыз түгел. Битараф булмаганнарга, теләктәшләремнең барысына да рәхмәтлемен.
Еш кына шулай да була: кемдер торакка интегә, ләкин ярдәм сорап гариза да яза алмый. Гомумән, ватандашларыбыз хокукый яктан белемлерәк булсын, сәясәт, яңалыклар белән кызыксынсын иде. Хәзер бит азкеремле, күпбалалы гаиләләргә ярдәмгә килүче дәүләт программалары, ташламалар бар. Кемдер нәрсәдер китереп биргәнне көтеп утырырга түгел, үзеңә дә тырышырга, активрак булырга кирәк! Кайчак коммуналь хезмәтләрне тиргиләр, ә бит кулга көрәк алып, подъезд төбенә чәчәк клумбасы ясаудан беркем тыймый. “Юл юк, юллар начар”, – дип зарланалар, ә бу проблеманы хатка язып, тиешле урынга илтеп бирүче юк – үз өсләренә җаваплылык алырга теләмиләр.
Гражданнарны кабул итү – әңгәмәдәшеңнең проблемаларын тирәнтен аңлау, аның тәкъдимнәрен, кайвакыт киңәшләрен, теләкләрен өйрәнү ул. Һәрхәлдә, мин, депутат буларак, сайлаучыларымны борчыган вакыйгалардан хәбәрдар булырга, аларны борчыган сорауларны мөмкин кадәр күбрәк һәм уңай хәл итәргә тырышырга тиешмен.
– Димәк, сез карьерист түгел?
– Юктыр, дип уйлыйм. Депутатлык минем өчен үзмаксат түгел. Бу эшчәнлек миңа кешеләр һәм төрле дәрәҗәдәге хакимият вәкилләре белән күбрәк аралашу, үз сәләтләремне җәмгыять мәнфәгатьләрендә тулырак куллану мөмкинлеген бирә.
– Шул ук вакытта өйдә тыныч кына каһвә эчеп утыру, бакчада казыну да Сезнең холыкка туры килми...
– Тагын да күбрәк эшлисе иде, максатлар бихисап. Тормыш – көрәш. Каршылыкларны җиңәргә, ирешелгәннәрдә тукталып калмаска кирәк! Төбәкне, илне без күтәрергә тиешбез. Мин булмасам – кем? Без булмасак – кем?
– Ирек Марс улы, фәнни эшкә ни сәбәпле тотындыгыз? Һәм ни өчендер диссертациясене фармацевтика түгел, фәлсәфә фәннәре буенча яклагансыз?
– Фәлсәфә фәннәре булса да, фәнни эшемнең темасы җәмгыятьтә яшьләрнең сәламәтлеген саклау кыйммәтләре белән бәйле. Якташыбыз, фәлсәфә фәннәре докторы, БДМУ профессоры Дамир Мостафа улы Азаматов җитәкчелегендә гыйлем гранитын кимерү, акыллы кешеләр белән аралашу фәһемле дә, файдалы да булды, фикерләүне анык бер системага салырга ярдәм итте.
– Ә әдәби китаплар укырга яратасызмы?
– Әлбәттә. Нәфис әдәбият образлы фикер офыкларын ача, тел байлыгын арттыра. Китапханәмдә иң кадерле китапларның берсе – Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең шигъри җыентыгы. 1986 елда ул безнең мәктәпкә килгән иде. Аның шунда миңа автограф белән бүләк иткән китабын кадерле истәлек итеп саклыйм. Шагыйрь белән очрашу һәм шигъри-тормыш дәресе гомерлеккә хәтердә калды. Аның әсәрләре кешелеклелек, ихласлык белән аерылып тора, алар – илебез халыкларының, гомумкешелек мәдәнияте байлыгы. Үзенең бөеклегенә карамастан, ул беркайчан да җирдән аерылмады, гади хезмәт ияләре, мәктәп укучылары, студентлар белән аралашырга вакыт тапты. Шагыйрьнең һәр сүзе мәгънәле:
...Чит җирләрнең бәкесеннән
Ятып сулар эчкәнемдә
Сөйгәнемнең сынын күрдем
Караңгы су төпләрендә.
Тамырга – дым, яфракка – нур,
Син – илһамым, син – егәрем.
Синнән башка мин бичара,
Башкортстан, сөйгән ярым!..
– Журнал укучыларга нинди теләкләрегез бар?
– “Йокы”дан уянырга, актив сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырам. Вакытны телевизор, компьютерга, я социаль челтәрләргә түгел, үзеңә, гаиләгезгә, үзара аралашуга бүлегез, дияр идем. Кеше тормышында иң мөһиме – тормыш үзе. Һәр мизгел өчен рәхмәтле булырга тиешбез, дип уйлыйм. Сәбәп булганда, сөенергә, сәбәбе булганда, кайгырырга. Хисләребезне яшермәскә, чын кешеләр булып калырга. Матди байлык, амбицияләр артыннан куу түгел, кешелеклелек, әхлакый нигезләр, гореф-гадәтләребезне саклау турында уйланыйк! Кеше булып туганбыз икән, бу дөньяда үз билгеләнешебез турында онытмасак иде.
– Бай эчтәлекле ихлас җавапларыгыз өчен рәхмәт, Ирек Марс улы! Игелекле эшләрегез дәвамлы булсын!
***
Әңгәмә тәмам. Күңелдә ниндидер җылы бер нур кала. Гади генә, әмма зыялы гаиләдә туып-үскән Ирек Марс улы гүя дә тирәлек бирә алган барлык яхшылыкларны үзенә сеңдергән һәм үзе дә җәмгыятькә шуның белән үк җавап бирә. Яшәеш мәгънәсен гаделлектә, башкаларга ярдәм итүдә күргән шундый шәхесләр белән тормышыбыз алга барадыр да. Аның кебекләр – ил җанлылар, авырлыклар алдында сыгылып төшмәүчеләр, ярдәмчелләр – күбрәк булса, депутатларыбызга, хакимнәребезгә ихтирам артыр, ә аларның безгә карата мөнәсәбәте тагын да яхшырыр иде. Ирек Усмановның хәйриячелек традицияләрен яңартуы, һичшиксез, – уңай күренеш. Андый кешеләрнең барлыгы киләчәгебезне өметле итә.
Әңгәмәдәш – Дилбәр БУЛАТОВА.
Читайте нас: