Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 октябрь 2020, 22:30

Чакмагышта тагын яңа парк

Никахлашкан парларның бәхетле минутлары гүзәллек кочагында истәлеккә калачак. Паркта фотозоналар шундый матур!..

Быел Башкортстанда Эстетика елы дип игълан ителгән иде. Республика Башлыгы Радий Хәбировның Указына ярашлы, торак пунктларының эстетик торышы тәртипкә китерелә. Безнең Чакмагыш районында да быел бихисап эшләр башкарылды һәм алар әле дә дәвам итә. Менә яңарак кына Чакмагышта тагын бер парк барлыкка килде. Ул Чакмагыш районының ЗАГС бүлеге алдында төзелгән. Парк янәшәсендә генә зәңгәрсу чыршылардан аллея утыртылды. Ә “Чакмагыш-Арена” ябык боз шугалагы янына “Башкортстан” арт-объекты куелды.
“Район мәдәният йорты бинасы һәм ЗАГС бүлеге алдындагы парк проекты Башкортстан Республикасы Башлыгы грантлары конкурсында җиңеп, Чакмагышыбызның 90 еллыгына багышланды.
Никахлашкан парларыбыз иң бәхетле минутларын истәлеккә калдыра алсын өчен паркта бик матур фотозоналар булдырылган. Ә районыбызның гашыйк егет һәм кызлары монда инде кич белән очрашулар билгели.
Районыбызның көннән-көн матурлануына карап сокланмыйча мөмкин түгел. Чит төбәкләрдән кунакка кайткан якташларыбыз да Чакмагыш өчен шатлык хисләре кичерә, туган ягы белән горурланып яши. Үзебез дә, кайда гына булсак та, кем белән генә аралашсак та, туган ягыбызның гүзәллеге хакында сөйләмичә, фотоларын күрсәтмичә булдыра алмыйбыз.
Юлай НИЗАЕВ,
“Чакмагыш чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәсе
җитәкчесе урынбасары.
Чакмагыш районы.
Фоточыганак: https://vk.com/yamaleev_rf.
Читайте нас: