“Бәхетленең ике бәйрәме бергә килә”, – диләр. Чакмагыш районы да өч көн дәвамында бәйрәм итте. 9-11 октябрьдә Чакмагышта тантаналы, җыр-моңга, биюләргә бай бихисап чаралар үткәрелде. Бердән, Башкортстан көне булса, икенчедән, быел Чакмагыш районы оешуына – 90 ел.
Март аенда Чакмагыш биләмара үзәкләштерелгән китапханәсе “Илһам чишмәләрем синдә, туган җирем” исемле шигъри марафон ачып җибәрде, һәр райондашыбыз анда катнашу, үзенең нәфис сүз осталыгын гына түгел, үзенең туган җиребезгә багышлап язган шиъри гөлләмәләрен тәкъдим итү мөмкинлегенә ия булды. Моның өчен, әлбәттә, районыбыз китапханәсе мөдире Эльвира Газизовага һәм китапханәче Алсу Гәрәевага, башка китапханәчеләргә рәхмәт җиткерәсе килә. Шулай ук эмблемалар конкурсы узды, анда Чакмагыш гимназиясенең 9 “А” сыйныфы укучысы Булат Ситдыйков җиңү яулады, диплом, “Бердәм Руссия”нең махсус бүләге белән бүләкләнде. Район юбилее һәм Республика көне алдыннан, хакимият вәкилләре бриллиант һәм алтын туйларын билгеләгән парларның өйләренә барды. Чакмагыш авыл Советы биләмәсе башлыгы Фаил Ишморатов һәм белгеч Анфиса Әминева аларны тәбрикләп, бүләкләр тапшырды, ихлас котлау сүзләрен җиткерде.
Чакмагыш туган якның тарихын өйрәнү музеенда күргәзмәләр, экспозицияләр җәелдерелде. Аларны карап, һәрбер килгән кеше районның үткәне, төбәк елъязмасы тарихына байкау ясый ала иде. Музей кунаклары биредә туган як әдипләре – Галә Кодаяров, Әкрәм Вәли, Гыйлемдар Рамазанов, Вәзыйх Исхаков, Әхнәф Бәйрәмов, Рим Идиятуллин, Әгъдәл Низаев, Марис Нәзиров, Хәйдәр һәм Айдар Басыйровлар, Рәмзия Шәрәфетдинова-Зиннәт, Рәзинә Мөхияр, Римир Сәлимгәрәев, Рәсимә Ильясоваларның – китаплары куелган күргәзмәне карый алдылар, “Чакмагыш чаткылары”ның иҗади көчләре, якташ галимнәребез һәм җырчыларыбыз, дипломатларыбызга багышланган папкалар аша аларның тормыш юллары, уңыш-казанышлары белән таныштылар. Балалар сәнгать мәктәбендә укучы балаларның ясаган рәсемнәрдән дә күргәзмә оештырылган иде.
Чакмагыш гимназиясе әзерләгән күргәзмә аеруча кызыклы тоелды. “Чакмагыш беренче санлы мәктәбенең тарихи битләре” исемле экспозиция фотокублар форматында ясалган. Анда Илфак Смаков, бертуган Реканс һәм Радмир Ямалиевлар, Светлана Шакирова, Айдар Басыйров һ.б. күренекле ишәхесләребезнең фотоларын күрергә мөмкин булды, чөнки алар заманында нәкъ шушы мәктәпне тәмамлаган.
Музейның үзәк залына куелган, районыбыз талантлары чиккән, теккән калфаклар, сөлгеләр, милли киемнәр күз явын алырлык иде.
Үзәк залда шулай ук районның авыл хуҗалыгы тармагына, аерым алганда, җаваплыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесенә багышланганн күргәзмә эшләде. Әйтеп үтәргә кирәк, бүгенге көндә генә түгел, ә инде электән үк чакмагышлылар авыл хуҗалыгы тармагы белән хаклы рәвештә горурлана ала. Әлеге вакыт та данлы “Базы”быз районда гына түгел, республика күләмендә дә алдынгылар сафында ул, бу инде – әлбәттә, аның җитәкчесе, Русиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Вадим Соколовның зур тырышлыгы, коллектив белән оста идарә итүе нәтиҗәсе.
Үзем авыл хуҗалыгын яраткачмы, әллә инде әнием яклап картәтием гомере буе районның авыл хуҗалыгы тармагында водитель булып эшләгәнгәме, бу экспозиция иң күңелемә ошаганы булды. Тагын да түргәрәк үтсәк, Балалар иҗат үзәге һәм район музееның Бөек Ватан сугышына багышланган күргәзмәсе белән таныша алдык.
Гомумән, монда килгән һәр кешедә район, яшәгән төбәге өчен горурлык хисе уянмый калмагандыр. Районыбыз хакимиятенең кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова Чакмагыш район тарихын өйрәнү музее мөдире Айдар Басыйровка Чакмагыш районының юбилей эмблемасын тапшырды.
Бу көннәрдә район мәдәният йортында да төрле чаралар гөрләде. Республика һәм Чакмагыш районы үсешенә зур һәм чагу өлеш керткән райондашларны котлау һәм бүләкләү тантанасы узды. Эльвир Халиков, Гүзәл Табишева, Фидан Бикмурзин моңлы җырларын бүләк иттеләр.
Ә инде кичен олысы да, кечесе дә яратып, үз итеп өлгергән гаилә белән ял итү паркында алма төшәрлек урын да юк иде. Биредә Чакмагыш районы оештырылуның 90 еллыгы һәм Республика көне уңаеннан зур концерт оештырылды. Концертта Светлана Шакирова, хөрмәтле кунаклар Инга Юмашева, Ирек Усманов, Вадим Соколов котлау сүзләрен җиткерде. Рәсми өлештән соң, сәхнәне Чакмагыш районының иҗат коллективлары биләде. Җыр-моң, гармун тавышлары агылды, дәртле биюләр тамашачының күңелен яулады. Якташларыбыз – республикабызның моңлы сандугачлары, Башкортстанның атказанган артисты Рәмил Хаҗиев һәм аның тормыш иптәше Гүзәл Хаҗиеваның, Илсур Имаевның, Башкорт дәүләт филармониясенең Тимур Рамазанов җитәкчелек иткән эстрада төркеме чыгышлары аеруча онытылмас тәэссорат калдырды.
Шимбә көнне исә барлык район халкы ярминкәгә агылды, тәмле шашлык, пирогларның хуш исе берсен дә җәлеп итмичә калмагандыр. Гадәттәгечә, ярминкә район мәчете янәшәсендәге мәйданда оештырылды.
Бәйрәм ярминкәсенә килгән һәркем үзенә кирәген таба алды. Биредә дә җыр-моң яңгырап торды, район үзешчәннәре чыгыш ясады.
11 октябрь кич Гаилә белән ял итү паркында “Чәчәк ат, Республикам” концерт-тамашасы үтте.
Республика көне һәм районыбыз юбилее уңаеннан авыл клублары, мәдәният йортлары һәм китапханәләрендә дә күп чаралар, викториналар, конкурс-бәйгеләр, уеннар үтте, флешмоблар оештырылды.
Аблай авыл китапханәсенең китапханәчесе Рәзифә Арсланова балалар бакчасы белән берлектә “Туган ягым – яшел бишек” әдәби-музыкаль композициясе, ә башлангыч сыйныфлар өчен “Туган ягым Башкортстан” дигән викторина әзерләгән. Үрнәк авыл мәдәният йортында һәм китапханәсендә Роза Зәйнетдинова һәм Зөлфия Низамова – “Башкортстан – Руссиябезнең энҗесе”, “Башкортстан – туган ягым”, Киндеркүл мәдәният йорты мөдире Раушания Гәрәева “Башкортстан – гүзәл республикам” исемле чаралар оештырдылар, стендлар бизәделәр.
Ә инде Чакмагыш районының чын патриоты, матбугат ветераны Әгъдәл Низаевның “Туган як чишмәләре” китабыннан “Чакмагышым” шигыре районыбыз халкына хөрмәт булып яңгырасын:
Нурланып аталар һәр көнне таңнарың,
Тургайлар җырында мактала юлларың,
Сокланып туймаслык гүзәлләр кызларың,
Кыюлар, уңганнар, Чакмагыш, улларың.
Милләтнең төрлесе куйныңа сыенган,
Йөрәкләр бер булып, мәңгегә кушылган,
Бәхетле яшиләр, дәртләнеп эшлиләр,
Тормышның сукмагы башлана шушыннан.
Данлана хезмәттә, Чакмагыш, улларың,
Кушыла Иделгә көмештәй суларың.
Өздереп басалар яшьләрең сәхнәдә,
Көнләшеп эшеңә киләләр дусларың.
Бизиләр урамны төз, зифа каеннар,
Сәламләп баш ия яныннан үткәнне.
Кем әле җиткәне бар икән, Чакмагыш,
Басуда безнеңчә мул иген иккәнне?
Күрәмсез, өстәлләр сыгыла сыйлардан,
Күңел киң кунакка кем генә килсә дә,
Җылы сүз, якты йөз күрсәтер Чакмагыш,
Дус итеп өенә кем генә керсә дә.
«Чакмагыш чаткылары» район
әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе урынбасары.