Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 октябрь 2020, 12:46

Рафаэль МӨХӘММӘТҖАНОВ. Без капчыкта ятмый...

Ренат Нуретдиновның “Тулпар”ның быелгы дүртенче санында басылган “Хәтмуллин” повестын дулкынланып укып чыктым. Гомер буе шушы өлкәдә эшләгән кеше буларак, Башкортстандагы нефть сәнәгате турында үземнең дә кайбер фикерләремне белдерәсем килә.

Ренат Нуретдиновның “Тулпар”ның быелгы дүртенче санында басылган “Хәтмуллин” повестын дулкынланып укып чыктым. Гомер буе шушы өлкәдә эшләгән кеше буларак, Башкортстандагы нефть сәнәгате турында үземнең дә кайбер фикерләремне белдерәсем килә.
“Чакмагышнефть” хезмәткәрләре турындагы документаль материалларга нигезләнгән бу әсәрнең геройлары миңа яхшы таныш, чөнки үзем дә озак еллар шушы ук системада, “Краснохолмскнефть” НГДУында эшләдем. Бездәге хезмәт шартлары Чакмагыш нефтьчеләренекеннән бер ягы белән дә аерылмый иде. Яңа нефть яткылыкларын үзләштерү бик авыр шартларда барды: юллар юк иде, техника, махсус җиһазлар җитешмәде. Башкортстан халкы илгә “кара алтын” бирү өчен көчен дә, сәламәтлеген дә жәлләмәде.
Ни кызганыч, бүген “Башнефть” акцияләренең 25 проценты гына республика милкендә. Башкортстаныбыз байлыгының төп өлеше “Роснефть”кә, ягъни олигархларның кулларына күчте. Аларның хезмәт хакы КӨНЕНӘ – 4,5 миллион сум тәшкил итә! Без, гомерләрен нефть сәнәгатенә багышлаган кешеләр кайчан да булса барыбер “Башнефть”нең республикага кайтуына ышанабыз. Русия Президенты Владимир Путинның кушуы буенча, “Башкортстан сода компаниесе”нең кырын эшләре буенча тикшеренү башланды бит. Димәк, без капчыкта ятмый. Шундый кызыклы әсәр бастырганыгыз өчен, редакция хезмәткәрләренә зур рәхмәт! Яңа иҗади уңышлар теләп калам!
Рафаэль МӨХӘММӘТҖАНОВ,
Башкортстан Республикасының атказанган нефтьчесе.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.
Читайте нас: