Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 сентябрь 2020, 18:31

25 миллион өчен алты ел

Ир белән хатын колониядә эшләгән өчен хезмәт хакларыннан бурычны түләргә тиеш булачак.

Салават шәһәре суды 25 миллион сум акча урлап тотылган кассир Луиза Хәйруллинага карата хөкем карары игълан итте.
Прокурор Луизаны алты елга ирегеннән мәхрүм итүне сорады. Чынлыкта, “аеруча зур күләмдә үзләштерү” мәддәсе 10 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота, тик Луиза Хәйруллинаның ике кечкенә баласы, күршеләреннән һәм хезмәттәшләреннән уңай характеристикалары, шулай ук гаепне тану һәм ихлас тәүбә итүе бар.
Нәтиҗәдә, суд Луиза Хәйруллинаны гомуми режимлы колониядә җәза үтәп, биш елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды.
Луизаның ире Марат Хәйруллин алты ел гомуми режимлы колониядә җәза үтәчәк.
Марат хатынының банктан урлап алып чыккан барлык акчаларны да комарлы уенда – тотализаторларда һәм букмекер контораларында туздыруын әйткән.
Ир белән хатын колониядә эшләгән өчен хезмәт хакларыннан бурычны түләргә тиеш булачак. Ләкин колониядә хезмәт хакы зур түгел.

Фото: ptoday.ru
Читайте нас: