Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 сентябрь 2020, 13:50

Салкыннан саклан

COVID-19 белән авыру очраклары янә арта башлады.Графикта Русиядә авыручылар саны үсеше күрсәтелгән.

Көзге салкыннар, гадәттә, үзләре белән томау төшү, салкын тию кебек күңелсезлекләр алып килә. Салкын тидерү коронавирус белән берлектә авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бу бигрәк тә хроник авырулардан интегүче өлкән яшьтәге кешеләргә яный.
Әлбәттә, хәзер табиблар яңа вирус турында күбрәк белә, аны дәваларга өйрәнделәр, халык та сакланырга тырыша: санитар таләпләрне үти, җәмәгать урыннарында битлек, бармакчалар кия. Ләкин августтан башлап, Европада яңадан COVID-19 белән авыру очраклары янә арта башлады.
Мәскәүдә дә коронавирус белән бәйле вәзгыять катлаулана. Мәскәү мэры Сергей Собянин өлкән яшьтәге һәм хроник авырулары булган яшь мәскәүлеләрне 28 сентябрьдән өйләрендә я бакчаларында торырга, аралашуны чикләргә өндәде, эшләп йөрсәләр, дистанцион эш ысулына күчәргә яисә отпуск алырга чакырды.
Башкортстанда шулай ук коронавирус йоктыручылар санының акрынлап артуы күзәтелә. Шуңа бәйле рәвештә Уфада пациентлар өчен өстәмә 200 койка җәелдереләчәк. Бүтән саклык чаралары да кертелә. Шәһәрләрдәге гомум мунчаларга хәзер алдан язылу буенча гына килергә мөмкин. Мунча һәм сауна эчендә чират көтү тыела, ә ял итү зоналарында социаль дистанция ким дигәндә 1,5 метр булырга тиеш.
Читайте нас: