Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 сентябрь 2020, 11:40

“Алтын башак” исәнме?

...“Алтын башак” таралды бит инде”, – диючеләр, мыек астыннан гына бездән көлүчеләр дә табылды...Фотода: Туймазы районының “Алтын башак” әдәби берләшмәсе әгъзалары.

Берничә ай күрешми торгач, күзмә-күз аралашуга, җыр-моңга һәм фикер алышуга бик тә сусаган идек. Зөлфия Сафина, Минзадә Әбрарова, Әлмира Хәкимова, Ләлә Абзалова, Рәзилә Игебаева, Лилия Шәяхмәтова үз шигырьләрен укып ишеттерде. Шигырь һәм җыр авторлары Наҗия Гәрәева, Дания Шәрифуллина, Тәълилә Гузина да иҗат җимешләрен тәкъдим итте.
Гармун тавышы Кандра-Котый авылына элеккерәк чорларның әһаңен кайтаргандай тоелды. Кичен гармун уйнап, татар халкының моңлы җырларын сузып, урамнарны әйләндек. Абый-апалар яшьлекләрен сагынып, моңаймый калмагандыр, мөгаен. Һәрхәлдә, тәрәзә пәрдәләре ачылып-ябылганын шәйләдек. Җыр-моң Кандракүлдә су коену белән чиратлаштырып алып барылды. Су тәннәрне сихәтләндерсә, җор сүз җаннарга дәва булды.
Ә инде сентябрь аенда без “Туймазы хәбәрләре” гәзите редакциясе бинасында утырышка җыелдык. Күп еллар инде “Алтын башак” берләшмәсе район гәзите карамагында эшли. 85 яшьлек Халидә Хөснетдинова: “Шушы көнне түземсезләнеп көттем!” – дип, шатлык хисләрен белдерде. Җәйге очрашуга килә алмый калган Тамара Фарваева, Ләлә Маннанова, Фәнүзә Якупова, Лилия Искужина-Кашаповалар ялкынланып-ялкынланып яңа шигырьләрен укыды. Аларда көзге табигатьнең матурлыгы, тел турында борчылулар, таҗлы вирус хакында уйлану-шикләнүләр чагылган иде.
Утырыш барышында без бер-берең белән тыгыз элемтәдә торуның һәм мондый очрашуларның иҗат өчен никадәр мөһим икәнен аңладык. Очрашудан чиксез илһамланып, яңа әсәрләр язу, чаралар уздыру турында кызыклы планнар корып, таралаштык.
Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА,
Туймазы районы “Алтын башак” әдәби берләшмәсенең
татар бүлеге җитәкчесе.
Читайте нас: