26 сентябрьдә Уфа вакыты белән көндезге 13:00дә бөтен дөнья буенча «Татарча диктант» акциясе узачак. Анда яшәү урынына, яшенә, татар телен белү дәрәҗәсенә карамыйча, теләге булган һәркем катнаша ала. Диктант тексты ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканаллары буенча укыла.
“Татарча диктант” белем тикшерү акциясе татар әдәби телен өйрәнүгә кызыксынуны арттыруга, татар тел белгече һәм укытучысы һөнәрләрен популярлаштыру максатын куя. Быел ул бишенче тапкыр үткәрелә. Чарада һәркем бушлай, үз теләге белән катнаша ала.
Быел, дөньядагы коронавирус пандемиясенә бәйле, диктант онлайн-форматта узачак. Башкортстанда диктант язу мәйданчыклары да эшлиячәк.
Русия төбәкләрендә гомер итүчеләр (шул исәптән, Башкортстанда яшәүчеләр) Бөек Ватан сугышы ветераны, язучы Нәби Дәүли әсәреннән өзекне язачак.
Диктант нәтиҗәләрен акция сайтында чарадан соң 30 көн дәвамында күреп булачак.
«Татарча диктант»та катнашу тәртибе түбәндәгечә:
1) Ирекле рәвештә diktant.tatar сайтына керәсез;
2) Мөмкинлеге булганнар бланкны сайттан йөкләтеп алып, кәгазьдә бастырып чыгарасыз яки, чиста А4 битен алып, исем-фамилиягезне, телефон номерыгызны һәм үзегезгә код сүзен уйлап чыгарып язасыз;
3) Уфа вакыты белән көндезге 13:00дә ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларын, яки http://diktant.tatar сайты аша туры эфирны кабызасыз ;
4) Диктантны язып бетергәч, тикшерү өчен, бланкны сканер аша үткәреп, яхшы сыйфатлы фотография ясыйсыз һәм tatarchadiktant@gmail.com адресына яки ватсап номерына (+7 903-066-70-12) җибәрәсез.
Русия төбәкләре (шул исәптән Башкортстан) өчен яздыртылган диктант тексты түбәндәге телефон номеры буенча тикшерелә:+7 903-066-70-12
Тулырак мәгълүматны http://diktant.tatar сайты һәм +79273550989 номеры буенча алырга мөмкин.