Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 сентябрь 2020, 13:19

Илеш белән Туймазыга керү-чыгу тыелган...

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус пандемиясенә бәйле “Югары хәзерлек режимы турындагы” Указына үзгәрешләр кертте. Хәзер республиканың җиде шәһәр һәм районына махсус рөхсәт кәгазьләреннән башка керү һәм чыгу тыела. Кайсы район һәм шәһәрләргә, дип сорыйсызмы? Җавап – сайтта!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус пандемиясенә бәйле “Югары хәзерлек режимы турындагы” Указына үзгәрешләр кертте.
Яңа документ буенча, хәзер Башкортстанның Күмертау, Салават шәһәрләренә һәм Илеш, Ишембай, Мәләвез, Бөрҗән һәм Туймазы районнарына биредә даими яшәмәүче Русия гражданнарына һәм чит ил кешеләренә керү-чыгу тыела. Моның өчен махсус рөхсәт кәгазе – пропуск алырга кирәк. Яңа Указның үтәлешен Эчке эшләр министрлыгы һәм эчке гаскәрләр күзәтәчәк.
Документның яңа редакциясе нигезендә, республиканың социаль учреждениеләрдә калучылар өчен мәҗбүри үз-үзеңне изоляцияләү режимы 15 октябрьгә кадәр саклана. Бу көнгә кадәр социаль учреждениеләр автономияле режимда эшләвен дәвам итә.
Республика дәүләт органнарын җитәкләүче, яки югары вазыйфаларда эшләүчеләр кешеләргә эш буенча командировкага чыгу мөмкинлекләре дә чикләнә. Хәзер алар чит илләргә һәм коронавирус инфекциясе буенча имин булмаган Русия төбәкләренә, шул исәптән, республиканың югарыда атап үтелгән шәһәр һәм районнарына, бары тик Башкортстан башлыгы кушуы буенча гына, махсус рөхсәт алып, хезмәт командировкаларына бара ала.
Кыскасы, пандемия дәвам итә, “таҗлы зәхмәт” чигенергә җыенмый әле...
Фото: владивосток.онлайн
Читайте нас: