Печәнчеләр юлның ике ягына чыгып тезелде
Савымчыларны утырткан, флягалар белән сөт төягән машина, тузаннар туздырып, шәп тизлектә килә иде. Машинаның кызу килгәнен күргәннәр юлдан читкә сикерде.
– Паромнан чыгыгыз! – дип кычкырды Зәки, паромда торучыларга, куркыныч булырын сизгәндәй.
Яр башына җиткәч машина тизлеген киметер, дип көтсәләр дә, машина ничек килгән шулай паромга кереп китте. Бу көтелмәгән хәлдән печәнчеләр дә, машина башында утырган савымчылар да, кычкырып җибәрделәр. Ләкин машина туктамады, паром аша үтеп, Агыйделгә төшеп кадалды. Машина башында утырган савымчылар флягалар белән бергә Агыйделгә очтылар. Халык аһ итте, кемдер сүгенде, хатын-кыз елаша башлады. Күп уйлап торырга вакыт юк, көчлерәк, оста йөзүче ирләр, аяк киемнәрен салып, суга сикерделәр. Шоферны, аның янында утыручы сөт ташучыны алып чыгып ярга салдылар, алар исән, бары һушларына килә алмый интектеләр. Савымчыларны, флягаларны сөйрәп судан чыгара башладылар. Шул арада мотоциклы белән зоотехник Рәмил килеп җитте. Ул, бу хәлне күргәч, тиз генә киемнәрен салып ыргытты да суга сикерде.
– Кем юк? – дип сорады. Ярга чыккан савымчылар бер-берсенә карашып алдылар да, бертавыштан:
– Әнисә кая, ул юк, – диделәр.
Суга барып төшкәч, Әнисәнең башына беренче килгән уе, “үлдем” булды. Башына ниндидер каты әйбер килеп бәрелгәч, һушын югалткандай итеп аска төшә башлады. Оста йөзгән, Әнисә, йөзү хәрәкәтләре эшләргә итеп караса да кул-аяклары аны тыңламады. Башыннан агып чыккан кан су өстенә күтәрелде, моны күреп калган халык:
– Рәмил, монда кил, кан чыкты, Әнисә шундадыр, – дип кычкырды, чумып-чумып кызны эзләгән Рәмилгә.
Рәмил, кан чыккан урынга чумып, Әнисәне чәченнән сөйрәп алып чыкты. Аны комга яткырды да, ясалма сулыш эшли башлады. Бераздан кыз, йоткан суын бәреп чыгарып, тын алып җибәрде, күгәрә башлаган иреннәренә кан йөгереп алсуланып китте. Мин нишләдем ул, дигәндәй, күзләрен зур итеп ачып, җыелган халыкка карап алды.
– Рәмил, рәхмәт инде сиңа...
– Бу зур ЧП бит, нишлибез, яшереп калу мөмкин түгел...
– Ярый, бар да исән әле...
Халык шулай сөйләнеп алды. Кемдер машинасыннан аптечка алып килеп, Рәмилгә сузды. Рәмил кызның башындагы ярасын бәйләде.
– Башына фляга бәрелгән инде, югыйсә, бата, куркып кала торган кыз түгел, мин аны яхшы беләм, – диде паромчы Зәки.
Суда йөзеп йөргән флягаларны чыгарып бетергәч, машинаны тартып алырга кирәк иде, печән төяп килгән берничә “Беларусь” тракторлары йөкләрен ычкындырып, ничек тартып алу турында уйлаша башлады. Машинаның арткы тәгәрмәчләре паромда калганга күрә, тартып алу авырлык тудырмаска тиеш.
Рәмил калган савымчыларның, шофер белән сөт ташучының хәлен сорашты да, Әнисәне көймәгә утыртып, аръякка алып чыкты. Печәнгә китеп баручылар янына килеп, җиңел машина хуҗасына:
– Абый, кызны больницага гына алып барыйк әле, башы бәрелгән, – диде.
Нәрсә булганын күреп-белеп торган абый кеше, бер сүз әйтми, машинасын борды да, утырыгыз, дигән ишарә ясады.
Паромда булган хәлне ишетеп колхоз рәисе, парторг килеп җитте. Көймәгә утырып икенче якка чыккач:
– Нишләп туктамадың? – дип сорады машина шоферыннан колхоз рәисе.
– Тормоз тотмады, нәрсә булгандыр, моңа чаклы эшли иде.
– Безнең башны Себер җибәрәсең бит, – диде парторг, үзе өчен борчылып.
Савымчыларның хәлен сорашып чыкты, Әнисәнең башы бәрелүен, зоотехникның аны хастаханәгә алып китүен әйттеләр.
Колхоз рәисе бераз уйланып торганнан соң:
– Иптәшләр, бүгенге хәлне шаулап сөйләп йөрмәгез инде, шофер – яшь егет, каушап та калгандыр, аның да, безнең дә башны сыйпамаслар, бу – колхоз өчен зур ЧП. Моннан соң, машина башыннан савымчылар төшмичә, Зәки абый, сиңа әйтәм, машинаны кертмә.
– Бүген кертми калу мөмкин түгел иде, без үзебез куркып таралыштык, ничек килгән, шулай кереп китте шул, ярый бар да исән-сау, Алла саклагандыр, –диде паромчы.
Җыелганнар “дөрес, дөрес” диештеләр.
Берничә “Беларусь” тракторы белән “ГАЗ”икны көчкә тартып паромга мендерделәр.