"Иллюзияләр булырга тиеш түгел: вирус элеккечә куркыныч. Кайбер илләрдә икенче дулкын башлана. Шуңа күрә барлык санитар нормаларны үтәргә кирәк", – дип билгеләп үтте Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә төбәк башлыгы Радий Хәбиров.
БР Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин чыгыш ясап, шуларны хәбәр итте: соңгы тәүлек эчендә (15 сентябрьдә) Башкортстанда коронавирус белән авыруның 31 яңа очрагы ачыкланган. Пандемия башыннан бирле төбәктә COVID-19 расланган барлыгы 8 254 очрак теркәлгән. Стационарларда 31 авыру дәвалана, шуларның икесе – авыр хәлдә. Уфа районындагы Зубово госпиталендә хәзер 291 кеше ята, алар арасында COVID-19 авыруы белән дә, хастаханәдән тыш һәм бактериаль пневмония белән дә авыручылар бар.
Уку елы башыннан Башкортстанда таҗлы вирус белән 67 укытучы һәм мәктәп укучысы авырый. Бу хакта хөкүмәттә узган киңәшмәдә Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин хәбәр итте. Республиканың 14 муниципалитетының 41 мәктәбеннән 853 укучы карантинда. Шулай ук мәктәпкәчә учреждениеләрдә аерым төркемнәр карантинга киткән, дүрт балалар бакчасы ябылган. Ә урта махсус уку йортларында әлегә COVID-19 инфекциясенең бер генә очрагы да теркәлмәгән.