Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 сентябрь 2020, 23:04

“Тамга” дип аталган халыкара бәйге игълан ителде

Башкортстанда милли кием көнен билгеләделәр.

11 сентябрьдә Башкортстанда милли кием көнен билгеләделәр. Шул уңайдан түгәрәк өстәл узды.
Түгәрәк өстәлдә Мәдәният министрлыгы җитәкчеләре, милли кием тегүчеләр, милли бизәк эшләү осталары, галимнәр, этнографлар, фольклорчылар катнашты.
Түгәрәк өстәлгә дистанцион рәвештә республика район корылтайлары, шулай ук Русиянең башка субъектларыннан Самара, Сахалин, Анапа, Ханты-Манси автоном округы, Чиләбе, Екатеринбург һәм Белоруссия, Канада, Испания, Швециядә яшәгән ватандашлар да кушылды.
Түгәрәк өстәл утырышында Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова милли киемнәр булдыру өчен “Тамга” дип аталган халыкара бәйге игълан итте.
Әлеге бәйгегә йомгак 14 декабрьдә ясалачак.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар милли киемгә кагылышлы проблемаларны атадылар, милли киемне танымаслык дәрәҗәгә җиткерү кирәклеген билгеләделәр.
Чара ахырында Резолюция кабул ителде.
Милли кием көне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән 2019 елда игълан ителгән иде. Аңа ярашлы, милли кием көне елына ике тапкыр – апрель аеның өченче җомгасында һәм сентябрь аеның икенче җомгасында узарга тиеш. Апрель аенда пандемия сәбәпле, ул онлайн оештырылган иде.

Фото: Мунира ВАФИНА
Читайте нас: