Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 сентябрь 2020, 01:00

Татар хатын-кызлары ничек киенгән?

“...Җитеш яшәүче сәүдәгәр өендәге хатын-кыз киеме:1) Укалы, чәчәкле ефәк калфак, хакы 50 сум. Никахлы хатыннар яулыгы ефәк я парчадан була, очлы түбәсе уң якка ятып тора..."

“...Җитеш яшәүче сәүдәгәр өендәге хатын-кыз киеме:
1) Укалы, чәчәкле ефәк калфак, хакы 50 сум. Никахлы хатыннар яулыгы (занар яулык) ефәк я парчадан була, очлы түбәсе уң якка ятып тора.
2) Көмеш кашлы, алтынланган алканың якынча хакы 35 сум.
3) Муенса (каптырма); чага – алтынланган көмештән, асылташлардан, бигрәк тә фирүзә белән бизәлә, сурәте тән ягына каратып куелган алтынланган тәңкәләр тезелә, хакы 60 сум.
4) Күлмәк – ситсадан, киҗе-мамыктан (китайка) я ефәктән, чуар төстә, итәге үкчәгә кадәр төшеп тора, өч рәт бөрмәләнгән балитәкле, яка һәм түш тирәсенә ука тасмалар тегелә – хакы 80 сум, әгәр инде парчадан тегелсә – 350 тәңкә тора.
5) Ыштан – комачтан булса, 9 аршин, ситсадан 6 аршин, чуар ефәктән киң итеп эшләнгәне 5 аршин. Байларныкы 15 тәңкә тора; урта хәлле хатын-кызларныкы – 4 тәңкә, авылныкыларның бәздән тегелгәне – 25 тиен.
6) Читекләр – сафьян күннән, ефәк җөйләр белән бизәлгән, кызыл, сары, яшел төстә, 9 тәңкә тора, алтын белән чигелгәне 18дән 30 сумга кадәр бәһаләнә. Оек урынына балтырны юка сөлге белән урыйлар.
7) Кызыл сафьян күннән, алтын җеп белән тегелгән туфли хакы – 7дән 10 сумга кадәр.
8) Хатын-кыз түшен каплап торган ука белән бизәп, парчадан эшләнгән күкрәкчә 10 тәңкә тора.
9) Ефәктән ука белән каймалап тегелгән, тезгә кадәр төшеп торган, уң якта кулъяулык тыгу өчен ясалган кесәле (татар хатын-кызы кулъяулыкны беркайчан да кулына тотып тормый) камзул 80 сумнан 400 сумга кадәр бәһаләнә.
10) Шактый озын җиңле, озын итәкле, парча яисә укалап эшләнгән ефәктән тегелгән җилән байлар өчен 2000 тәңкәгә җитә. Хәзер инде җилән модадан чыгып килә, аның урынын озын җиңле камзул биләп бара; байларның парчадан, ярлыларныкы китайка яисә киҗе-мамыктан, эче төлке яки куян тиресеннән астарлап тегелә.
11) Алтын чәчәкле, арканы ябып торган фата (кушъяулык) калфак өстенә беркетеп куела, байларның 120дән 300 сумга кадәр җитә.
12) Мәрҗән беләзек – алтынланган көмештән ясала, гарәп язуы белән, акык, фирүзә ташлар тезеп бизәкләнә, голланд тәңкәләре яисә берничә кызыл мәрҗән җеп яки энҗе бөртекләре куела, хакы 3000 сум.
13) Йөзек – байбичәләрнең бармагы саен, алтынланган көмештән коела, фирүзә, аметист, энҗе кашлылары була. Шундый ун йөзек ике кулга 500 сум тора.
14) Бер толым итеп, көмеш тәңкәләр тезеп эшләнгән, чыңлап торсын өчен очына зуррак тәңкәләр куелган чулпы.
15) Энҗе, асылташ, алтын тәңкә белән бизәлгән хәситә (бөтү) сул иңнән култык астына төшереп бәйләнә, уң ягындагы кечкенә генә кесәсенә бик вак язылган бәләкәй генә Коръән тыгылган була; ләкин күп вакыт Коръән урынына агач кисәге куялар. Сәбәбе шул: татар хатын-кызлары күп итеп чәй эчәргә яраталар, тышка чыгарга туры килә, шуның өчен изге китапны өйдә калдырмыйча булмый. Хәситә 3000 сум тора.
16) Бөркәнчек – постаудан яки киҗе-мамыктан тегелә, кулны җиң эченә тыгып тормыйча, баштан бөркәнеп кенә кияләр.
Моннан утыз ел элек шушындый баш киеме бар иде: башлы шикәргә окшаган, ефәк белән тышланган, рус тәңкәләре, энҗе, мәрҗән белән бизәлгән, конус кебек очлаеп менә дә очы түгәрәк алтын мәрвәт белән тәмамлана. Мондый баш киеменең авырлыгы 20 кадак тирәсе булгандыр. Хәзер инде ул модадан чыкты...”
Карл ФУКСның “Казан татарлары: статистик һәм этнографик җәһәттән” китабыннан. (1844)
Читайте нас: