Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 сентябрь 2020, 22:45

Республика имиджына яңа импульс

Бүген бөтен республика буенча Башкортстан халыкларының милли киеме көненә багышланган чаралар узды.

Чакмагыш районы да бәйрәмгә кушылды.
“Районныбызның төп байлыгы – күпмилләтле тату халкы, аның уртак тарихи-мәдәни мирасы бар. Чакмагышлылар аларны кадерләп саклый һәм борынгы бабаларының милли һәм мәдәни традицияләрен, рухи-әхлакый кыйммәтләрен буыннан-буынга тапшыра. Район үзенең халык ансамбльләре һәм үзешчән коллективлары белән горурлана, аларның 8е «халык» коллективы дип атала. Милли кием – халык мәдәниятенең аерылгысыз өлеше, гади кием генә түгел, ә зур тарих, ул тулаем халык турында күп нәрсә сөйли ала. Аны традицияләр һәм гореф-гадәтләр кебек үк сакларга кирәк. Безнең төбәк югары кием палитрасына ия, ул республика имиджына яңа импульс бирә ала”, – дип саный чакмагышлылар.
Милли кием көнендә район үзәгенең гаилә ялы паркы территориясендә халык киемнәре, чигү, көнкүреш әйберләре күргәзмәләре оештырылды. Район мәдәният йортында халык фольклор ансамбльләре коллективлары җыелды, анда алар өчен бәйрәм концерты әзерләнгән иде. Шулай ук мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләре, махсус чаралар үткәрелде.
Читайте нас: