Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 сентябрь 2020, 23:30

Милли кием заманча була аламы?

Була ала икән шул. Моңа мисаллар да шактый. “Башинформ” мәгълүмат үзәге хәбәрчесе Ләйлә АРАЛБАЕВА Башкортстан Фәннәр академиясе вице-президенты, Тарих, археология һәм этнография буенча фәнни совет рәисе, тарих фәннәре докторы Айтуган АКМАНОВ белән бу хакта бик кызыклы әңгәмә корды. Сөйләшү Башкортстанда 11 сентябрьдә билгеләнәчәк «Милли кием көне»нә багышланды.

Була ала икән шул. Моңа мисаллар да шактый. “Башинформ” мәгълүмат үзәге хәбәрчесе Ләйлә АРАЛБАЕВА Башкортстан Фәннәр академиясе вице-президенты, тарих, археология һәм этнография буенча фәнни совет рәисе, тарих фәннәре докторы Айтуган АКМАНОВ белән бу хакта бик кызыклы әңгәмә корды. Сөйләшү 11 сентябрьдә Башкортстанда билгеләнәчәк «Милли кием көне»нә багышланды.
Хәбәрченең бер соравы соңгы чорда Башкортстанда һәм Татарстанда милли стильдәге заманча костюмнарның зур популярлык яулавына багышланган иде. Галим, бу сорауга җавап биреп, нигездә, әлеге башлангычны хуплавын белдерде.
– Бу бик кызыклы идея. Әле киеп йөргән киемнәр дә тормышыбызга кайчандыр шулай килеп кергән бит, – дип белдерде Айтуган Ирек улы. – Әлегә рәсми чараларга милли киемгә охшатып тегелгән костюмда килгән кешеләр бераз көтелмәгәнерәк күренеш итеп кабул ителә. Тагн шуны әйтер идем, монда дәүләтнең, матбугат чараларының ярдәме мөһим. Фәннәр академиясе дә Башкортстан халыкларының милли киемнәрен илдә танытырга тырышыр, дип уйлыйм.
Галим фикеренчә, милли киемнәрне популярлаштыру өчен, республиканың төрле районнарына махсус этнографик экспедицияләр оештырырга кирәк. Киемнәрдә миллилекне саклау халыкның милли үзаңын да күтәрү өчен дә хезмәт итәчәк.
Сөйләшү барышында Айтуган Ирек улы “Милли кием көне”нең Башкортстанда рәсми рәвештә теркәлүен бик мөһим вакыйга дип билгеләде. Бәйрәм республикадагы халыклар дуслыгын ныгытуга ярдәм итәргә тиеш.
– Безнең як кешеләре өс киемнәренең бай бизәкле, зәвыклы булуы белән аерылып тора. Бу үзе үк республиканың имиджын яңа яктан ача. Әлегә без Башкортстан халыкларының гореф-гадәтләрен, этнографик үзенчәлекләрен аз рекламалыйбыз, – дип белдерде галим.
Фото: “Башинформ”.
Читайте нас: