Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 сентябрь 2020, 12:45

Чүлмәк – тышыннан, кеше киеменнән билгеле

Безнең халыкта “май чүлмәге тышыннан билгеле” дигән гыйбарә бар.

Безнең халыкта “май чүлмәге тышыннан билгеле” дигән гыйбарә бар. Милли кием белән дә шулай, аңа карап кешенең нинди милләт вәкиле икәнлеген әйтеп була.
Башкортстанда милли киемнәрдә парадлар узганы бар. Аеруча “Туганлык” дип аталучы халыкара театр фестивалендә затлы милли киемнәрне күрергә була. Ул чара Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры бинасы каршында уза. Чараны ачу тантанасы фестивальдә катнашучыларның тантаналы йөреше белән башлана. Алар Уфаның Актерлар йорты янында җыелып, Театр урамы буйлап Мәҗит Гафури театры каршындагы шагыйрь һәйкәленә кадәр тантаналы йөреш белән уза. “Туганлык” халыкара фестивалендә Хакас, Кыргызстан, Дагстан, Азәрбайҗан, Кабарда-Балкар, Чувашстан, Казахстан, Татарстан, Башкортстан һәм башка төрки театрлар катнаша.
“Туганлык” төрки телле театрлар фестивале 1991 елдан алып Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы башлангычы белән уза. Ул төрки республикаларның һәм илләрнең югары театр мәдәниятен, дуслыгын саклап калучы сәхнә бәйрәме буларак оештырыла. Фестивальнең максаты – иҗади тәҗрибә белән уртаклашу һәм “сәнгать буенча туганнар” сафында үзләренең әһәмиятен бәяли алу.
Фестиваль ике елга бер уза, алдагысы 2021 елда оештырылачак.

Фото Мунира Вафина.
Читайте нас: