Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 сентябрь 2020, 11:08

Котлыйбыз, Айгөл!

Якташыбыз Айгөл Гәрәева Төркиядә хатын-кызлар арасында бер көнлек Grand Prix Mount Erciyes халыкара велоузышында бронза медаль яулады!

5 сентябрьдә, Төркиядә хатын-кызлар арасында бер көнлек Grand Prix Mount Erciyes халыкара велоузышы узды. Талас шәһәреннән "Мазакалэнд" күңел ачу паркына кадәр 134,7 км озынлыктагы араны узарга кирәк иде.
Cogeas-Metler командасыннан русияле Мария Новолодская иң беренче килде. Ул дистанцияне 4.17 сәгатьтә үтте. Ciclotel командасыннан украиналы Валерия Конененко – икенче урында. Ә инде өченче урында – якташыбыз, Чакмагыш районының Калмашбаш авылы кызы Айгөл Гәрәева (https://rusbiathlon.ru/news/cycling/id146882/).
Cоgeas-Metler проектының спорт директоры Сергей Климов әйтүенчә, Айгөл Гәрәева бу команда составында беренче тапкыр чыгыш ясый. Шулай ук өлкәннәр дәрәҗәсендә дә беренче тапкыр катнашуы һәм Олимпия сезоны алдыннан үзенең беренче һөнәри контракты. 2019 елда Айгөл Гәрәева юниорлар узышында дөнья чемпионаты алтынын яулаган иде.
Русиялеләр Төркиядәге велоузышларда Cogeas-Metler командасының Русия составы белән катнаша, Дубайдагы узышта халыкара состав булачак. WADA санкцияләре командага кагылмаячак, чөнки бу – коммерция проекты.
Сергей Климов Айгөлнең 2020 елгы Олимпия уеннарында катнашу өчен дәгъвачыларның берсе булуын да әйтә (https://rusbiathlon.ru/news/cycling/id135657/).
Якташыбыз өчен чын күңелдән горурлык хисләре кичерәбез һәм аңа сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар телибез!
Фото: velodaily.ru
Читайте нас: