Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 сентябрь 2020, 20:25

Күркәм кием – сәламәтлек

Кием оятыбызны гына түгел, биокырыбызны да саклый.

11 сентябрьдә Башкортстан Республикасында Милли кием көне узачак. Коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, чараларның бер өлеше Интернет платформаларында оештырыла.
***
Галәмнәрне тәрбия кылучы Аллаһы Тәгалә үзенең Коръәни Кәрименең "Әгърәф" сүрәсенең 26 нчы аятендә: «Ий Адәм балалары! Без сезгә киемнәр яраттык, киемнәр гаурәтләрегезне каплар, янә мал яраттык һәм тәкъвалык киемен бирдек, ул тәкъвалык саклану киеме хәерлерәк, ошбу зикер ителгән нәрсәләр Аллаһы Тәгаләнең киңәшләре, шаять, кешеләр вәгазьләнерләр», — диде.
Бу аятьтән күренгәнчә, Аллаһы Тәгалә бәндәләр өчен ике төрле кием яраткан. Берсе – күзгә күренә торганы – безнең оят җирләребезне каплап, үзебезне хайваннардан өстен, аерым күрсәтер өчен.
Кешенең киеме өс киеме кеше тәнен һәртөрле пычранулардан, чир-авырулардан, яраланулардан, зарарланулардан каплый һәм саклый.
Өс киеме кешенең гәүдәсенә ятышлы, уңайлы, җайлы, иркен булырга, кысып тормаска, һава үткәрергә, хәрәкәтләнү өчен ипле, дымны-тирне яхшы сеңдерергә тиеш.
Кысык, тәнгә сылашып торган кием хәрәкәтләнергә комаучалый, йөрергә, сулыш алырга, кан әйләнешенә тискәре йогынты ясый.
Җәйге кием һава үткәрергә тиеш булса, кышкы кием организмдагы җылылыкны сакларга тиеш. Синтетик тукымадан, һава үткәрми торган ясалма материалдан тегелгән киемнәр кеше организмы өчен уңайлы да, файдалы да түгел.
Хатын-кызлар кия торган билдән күлмәкләр, кендеккә дә җитмәгән кофталар безнең климат шартларына һәм гигиена таләпләренә һич тә туры килмиләр.
Аятьнең ахырында Аллаһы Тәгалә: «Тәкъвалык киеме бирдек, тәкъвалык саклау киеме хәерледер», — диде.
Аллаһы Тәгалә безне, тышкы бозыклыклардан саклау өчен, күзгә күренми кием белән төреп алган икән. Галимнәр аны «биокыр» дип атыйлар. Киемебез оятыбызны гына түгел, биокырыбызны да саклый. Никадәр шәрә йөрсәк, безне саклаучы көч, ягъни энергия кырыбыз, яман кешеләрнең күз карашындагы бозыклык белән кушылып, зарарланып, безне саклау сәләтен югалта. Кайберәүләр: «Бозык кергән, күз тигән», — дип өшкертергә йөри, экстрасенсларга бара. Бозыклык кабул итә торган гаурәтләребезне каплап йөрсәк, бик күпкә файдалырак булыр иде. Кием мәсьәләсендә хатын-кызларыбызга таләп тагын да зуррак, чөнки алар, беренчедән, нәфис, ә нәфис әйберне сакларга кирәк. Икенчедән, алар – булачак әни кешеләр, милләтебезенең киләчәген тәэмин итүчеләр. Бүген туучы балаларның ун-унбиш проценты гына сәламәт икән, таза бала табучы хатын-кызлар аз икән, әдәпле киенеп йөрүебез җитми дигән сүз.
Шәрә яки ярым шәрә киенеп йөргән, кояш нурларының зарарыннан сакланмаган кыз баланың төрле хатын-кыз авыруларына дучар булырга мөмкин.
Кояш нурларының тәэсире нәтиҗәсендә төрле тире авырулары, яман чирләр килеп чыга. Бозыклыкларны чәч тә бик тиз кабул итә. Шуңа аны яман күздән саклап яшәргә кирәк.
Дөрес, рәхәт тормышта яшәргә тырышыйк дисәк, киләчәк буыннар сәламәт булсын дисәк, балаларыбыз, оныкларыбыз әдәп, оят төшенчәләрен белергә, күркәм киемдә йөрергә гадәтләнергә тиешләр.
Җаннарыгыз сәламәт булса гына, тәннәрегез сәламәт булыр.
Резида ТАШБУЛАТОВА,
Уфа шәһәре.
Читайте нас: