Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 сентябрь 2020, 09:11

Сукбайлар янгын чыгара

Салкын көннәр башлану белән ташландык, файдаланылмый торган биналарда янгын чыгу очраклары артты. Бу, нигездә, билгеле бер яшәү урыны булмаган, сукбайлык тормышында яшәүче кешеләрнең әлеге биналарда салкыннардан саклану эзләве белән бәйле.

Салкын көннәр башлану белән ташландык, файдаланылмый торган биналарда янгын чыгу очраклары артты. Бу, нигездә, билгеле бер яшәү урыны булмаган, сукбайлык тормышында яшәүче кешеләрнең әлеге биналарда салкыннардан саклану эзләве белән бәйле.
Кагыйдә буларак, мондый биналарда җылылык һәм электр өзелгән, шуңа күрә аларга учак кабызырга, яки ясалма «буржуйка» миче корырга туры килә. Һәм бу бәлагә китерә.
Мәсәлән, 4 сентябрьдә ташландык агач йортта янгын чыгып, анда сукбайлык белән шөгыльләнгән 1978 елгы ир-ат һәлак була.
Шундый ук очрак 5 сентябрьдә Бәләбәй шәһәрендә теркәлде, анда шәхесе әлегә билгеләнмәгән ир-ат якты дөнья белән хушлашты.
Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты гражданнарны мондый фаҗигаләргә битараф калмаска чакыра. Гомерләрне саклап калу өчен реаль шанслар бар.
Әгәр дә сез якындагы ташландык биналарда берәдәкләр яки сукбайлар яши башлавын күрсәгез, кичекмәстән бу хакта хокук саклау органнарына, полиция хезмәткәрләренә хәбәр итәргә кирәк. Алар сукбайлык һәм теләнчелек белән шөгыльләнүче бу затларның шәхесләрен ачыклаячак, аларны тоткарлап, социаль реабилитация үзәкләренә илтәчәк.
Алга таба әлеге гражданнарга профильле ведомстволар тарафыннан медицина һәм социаль ярдәм күрсәтеләчәк, аларның тормышын җайга салу өчен чаралар күреләчәк.
Битараф калмагыз!
Фото: www.bashkortostan.ru
Читайте нас: