Миңа яңарак кечкенә сәяхәттә булырга туры килде. ТАССРның 100 еллык юбилее уңаеннан Актаныш якларында бик күркәм дә, истәлекле дә чараларда катнаштым. Бу көнне иртән иртүк ут күршеләребез – Актаныш районының мәдәният сарае алдындагы парк шау-гөр килеп торды, гармун тавышлары, дәртле татар көйләре агылды. Быел Актанышка –310 ел, ә инде район оешуына 90 ел икән. Бу җәһәттән район, авыл мәктәпләре – чәчәк, ә китапханә хезмәткәрләре китап күргәзмәләре оештырган. “Актаныш – әдипләр иле исемле” стенд кунакларда аеруча кызыксыну уятты. Актаныш гармунына һәйкәл янында исә күренекле гармунчыларның фотолары урнаштырылган. Районның данлы иҗатчылары – Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе ияләре – исемнәре уелган стеланы ачуга шаһит булдык. Анда мин “Мәдәни җомга” гәзите баш мөхәррире, язучы Вахит ага Имамов белән таныштым. Аның тамырлары безнең Башкортстанга, Чакмагыш һәм Бүздәк районнарына, тоташа икән.
Менә безне район хакимияте башлыгы Энгель Фәттахов сәламләде. Ә инде бәйрәмгә җыелган барлык милләттәшләребезгә, актанышлыларга иң зур бүләк – мәшһүр җырчы, Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Әлфия апа Авзаловага һәйкәл ачу булды. Тантанада Әлфия апаның кызы Зөлфия ханым Нигъмәтҗанова да катнашты. Бәйрәмгә мине ул чакырган да иде инде.
Мондый матур бәйрәмдә катнашуыма, күренекле шәхесләр белән танышуыма бик шатландым. Дуслык күперен ныгыту, иҗат әһелләре белән очрашулар, үземнән чыгып әйтә алам, нык кирәк. Бер очрашу – үзе бер гомер, дип юкка әйтмиләр. Ә инде без, яшь буын иҗатчылары, моңа бигрәк тә мохтаҗ.
“Чакмагыш чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе урынбасары.
М. Акмулла исемендәге БДПУ көллияте студенты.