Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 август 2020, 15:06

Уфадагы арт-объектлар

Миллион ярымга якын кеше яшәгән шәһәргә илнең төрле төбәкләреннән туристлар җәлеп итү өчен төзек һәм чиста урамнар, ял урыннары, парклар һәм скверлар гына булдыру җитми, әлбәттә. Уфаның үзенә генә хас булган, беркемне дә кабатламаган, традицион сәнгать калыпларына сыймаган объектлар да булуы кирәк. Һәм алар бар. Тулырак - сайтта!

Башкортстаныбызның башкаласы елдан-ел яңара, яңа урамнар, парклар, ял итү урыннары барлыкка килә. Агыйдел ярындагы Набережная урамы үзе генә дә ни тора! Монда рәхәтләнеп ял итеп тә була, тамак ялгап алырга да мөмкин, балаларның һәм үзебезнең физик активлыгыбызны көчәйтү өчен, велосипед яки чаңгы кебек спорт җиһазларын да артык кыйммәт булмаган бәягә арендалау мөмкинлеге дә бар. Аның тиз арада Казанның мәшһүр Бауман урамына турыдан-туры көндәш булачагына ышанасы килә.
Ләкин миллион ярымга якын кеше яшәгән шәһәргә илнең төрле төбәкләреннән туристлар җәлеп итү өчен төзек һәм чиста урамнар, ял урыннары, парклар һәм скверлар гына булдыру җитми, әлбәттә. Уфаның үзенә генә хас булган, беркемне дә кабатламаган, традицион сәнгать калыпларына сыймаган объектлар да булуы кирәк. Һәм алар бар гына түгел, шәһәргә кергәндә үк кунакларны каршы ала.
Сүз данлыклы “Өч шөреп” композициясе турында барганлыгын аңлагансыздыр инде, дуслар. Бу сүзләрнең мәгънәсен бары тик Башкортстанда һәм аның башкаласында яшәүчеләр генә бар тулылыгы белән аңлый. Дөрес булса, башкалабызга бу кушаматны Мостай Кәрим исемендәге Уфа аэропортына төшкән очучылар кушкан, диләр. Чөнки аэропорт бинасының түбәсенә зур хәрефләр белән урыс һәм башкорт телләрендә “УФА – ӨФӨ” дип язып куелган булган. “ӨФӨ” сүзенең атамасын очучылар шөрепләргә охшаткан һәм “өч шөреп” гыйбарәсе киң кулланылышка кереп киткән. Моны заманча фикерләүче дизайнерлар тотып алып, аэропорт юлыннан Уфага кергәндә үк “Өч шөреп” композициясен төзеп куйдылар. Икенче шундый ук объект Зәки Вәлиди исемендәге Республика Милли китапханәсе алдындагы скверда урнашкан. Башкалабыз кунаклары аның фонында фотога төшергә яраталар.
Әйткәндәй, әлеге сквер арт-объектларга аеруча бай. Зәки Вәлиди һәм Пушкина урамнары аралыгын “ArtTerria” заманча скульптуралар галереясе биләп алган. Ул бик үзенчәлекле. Беренчедән, галерея ачык һава астында урнашкан; икенчедән, андагы скульптураларның нәрсә аңлатканлыкларын гади акыл белән генә төшенеп булмый.
Әлеге сыннар Уфада 2016 елда узган сәнгать симпозиумында катнашучылар тарафыннан иҗат ителгән. Гадәти булмаган скульптураларның авторлары – Грузия, Франция, Болгария, Япония, Көньяк Кореядән килгән сынлы сәнгать осталары осталары. Аларның һәркайсы башкалабызга үз халкы мәдәниятенең бер кисәген бүләк итеп китте.
Уфадагы заманча шәһәр скульптурасы аллеясен Хитоши Танаканың “Мисакиның киләчәге”, Фәхретдин Рзаевның “Евразия”, Таһир Собханкуловның “Ана һәм бала”, Камень Таневның “Аполлон”, Валерьян Джикиянең “Анаклия”, Николай Карлыхановның “Европаны урлау”, Джон Гогаберишвилиның “Галактика”, Фирдант Нуриәхмәтовның “Ак елга”, Владимир Лобановның “Вакыт үлчәве”, Со Донг Чойның “Инфинити 2050” дип аталган сынлы сәнгать үрнәкләре бизи.
Соңгы елларда Уфада тагын бер бик кызыклы арт-сәнгать төре барлыкка килде. Бу – граффити ысулы белән күпкатлы шәһәр йортлары диварларына ил тарихында зур урын тоткан шәхесләрнең портретларын төшерү. Турысын әйтик, совет чоры ахырында төзелгән тугыз һәм унике катлы панель йортлар үзләренең белән белән артык аерылып тормый. “Язмыш ирониясе” кинофильмы герое Женя Лукашин кебек, алар арасында адашу да бик җиңел. Әлеге граффитилар исә, бер яклап, шәһәрнең тышкы йөзен күркәмләндерсәләр, икенче яклап, яшь буынны тәрбияләү вазыйфасын да үтиләр. Хәзерге вакытта Уфада 35тән артык график арт-объект урын алган.
Уфадагы иң күләмле граффитиларның берсе – унбер катлы йорт диварында Павел Дорофеев ясаган “Ана белән бала” рәсеме. Арт-объект үткән – бүгенге һәм киләчәк бәйләнешен, Кешенең Табигать белән берлеген символлаштыра.
Уфаның Сипайлово бистәсе мондый граффитиларга аеруча бай. Мәсәлән, бистәгә кергәндә үк Жуков урамындагы йорт диварыннан сезне “Җиңү маршалы” Георгий Жуковның портреты сәламли. Арт-объектның мәйданы 380 квадрат метр тәшкил итә һәм аны танылган Уфа рәссамы-граффитисты Олег Кайбышев эшләгән.
Шуннан чак кына ары, кунакларны исеме урам атамасында мәңгеләштерелгән данлыклы снайпер Наталья Ковшова портреты каршы ала. Ә Гагарин урамын кемнең рәсеме бизәгәнен сүзсез дә аңлагансыздыр инде. Әлбәттә, бу – Җиһан киңлекләрен беренче булып үз кочагына алган данлыклы космонавт Юрий Гагарин!
Күптән түгел “Уфанет” акционерлар җәмгыяте яшь дизайнерлар һәм граффитистлар, урам рәссамнары арасында “Иҗат шәһәре” дип аталган конкурс оештырган иде. Анда рәсми сәнгать кысаларына сыймаган яшьләргә үз талантларын күрсәтү мөмкинлеге туды. Нәтиҗәдә, Уфаның күпкатлы йорт диварларында урнашкан тагын ике арт-объект барлыкка килде. Болар – “Биюче” һәм “1812 елгы Ватан сугышында катнашучылар” композицияләре.
– Яшьләргә граффити белән вандаллыкның бер үк нәрсә түгеллеген аңлатасыбыз килә. Сыйфатлы стрит-арт шәһәрне күркәмли, Уфаның тарихын һәм мәдәниятен саклап калу өчен хезмәт итә, – диләр яшь иҗатчылар.
Соңгы елларда башкалада яңадан-яңа фонтаннар ачыла. Уфаның “Кунак йорты” каршындагы “Җиде кыз” һәм Шәһәр мәдәният йорты янындагы “Торналар” фонтаннары шәһәрдә яшәүчеләрнең яраткан ял урынына әверелде. Алар гади су чыганагы гына түгел, ә заманча мәдәни-музыкаль инсталляция үрнәге дә. Шул ук вакытта, фонтаннар белән танышканда, бер үк вакытта, туган як тарихын, мәдәниятен дә өйрәнергә мөмкин.
Мәсәлән, җиде кызны гәүдәләндергән фонтан нигезендә башкорт халкының легендасы ята. Борын заманда башкортларда бер-берсенә су тамчылары кебек охшаган, бик чибәр һәм азат рухлы җиде кыз яши. Иптәшләре арасында алар уңганлыклары, җитезлекләре, җыр-биюгә осталыклары белән аерылып торалар. Бер чакны алар яшәгән урынга илбасарлар һөҗүм итә. Алар ирләрне кырып бетереп, кызларны зинданга ябып куялар. Кача алмасыннар өчен, кызларның аяк табаннарын суерып, анда ат ялы тыгып калдыралар.
Ләкин кызлар, авыртуны җиңеп, дала-тауларга чыгып качалар. Ярсу атларда җилеп, дошманнар аларны куып җитә. Кызлар хурлыклы тормыштан үлемне яхшырак күрәләр һәм текә кыядан түбән сикерәләр. Шулчак Күкләр аларны үзләренә күтәреп ала, һәм кызлар Җидегән йолдыз булып балкый башлыйлар.
Менә шушы гыйбрәтле дә, фаҗигале дә тарихны гәүдәләндерә “Җиде кыз” фонтаны. Аның авторы – Башкортстанның атказанган рәссамы, талантлы скульптор Хәниф Хәбибрахманов.
...Зур шәһәрләрдә вакыт үткәне сизелми дә. Кеше каядыр ашкына, дистәләрчә чакрымнар үтә, тик барыбер беркая да өлгерә алмый. Әйдәгез, беразга гына көндәлек мәшәкатьләребездән аерылып торып, шәһәр парклары, скверлары, ял мәйданнары буенча йөреп кайтыйк. Ышаныгыз, сез үзегез өчен бик күп яңалык ачачаксыз, яңа, заманча сәнгать үрнәкләре белән танышачаксыз! Гүзәл Уфабызны яратыйк, саклыйк һәм тагын да матуррак итәргә тырышыйк!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: