Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 август 2020, 10:16

Студентлар яңа уку елын ничек башлар?

Коронавирус пандемиясе шартларында Башкорт дәүләт университеты студентларының яңа уку елын ничек каршы алачаклары турында билгеле булды. БДУның уку-укыту эшләре буенча ректор урынбасары Азат ГАЛИМХАНОВ социаль челтәрләрдә бу өлкәдәге соңгы яңалыклар белән уртаклашты.

Коронавирус пандемиясе шартларында Башкорт дәүләт университеты студентларының яңа уку елын ничек каршы алачаклары турында билгеле булды. БДУның уку-укыту эшләре буенча ректор урынбасары Азат ГАЛИМХАНОВ социаль челтәрләрдә бу өлкәдәге соңгы яңалыклар белән уртаклашты.
Проректор билгеләвенчә, көндезге бүлек бакалавриатының һәм магистратурасының 1 курс студентлары 1 сентябрьне, гадәттәгечә, университет аудиторияләрендә каршылаячак. Укытучылар аларны күнегелгән тәртиптә укыта. 1 курс бакалаврлары һәм магистрлары тоткарлыксыз тулай торакларга да урнаштырылачак. Башка еллар белән чагыштырганда, моның үз уңайлыклары да бар: элек бер бүлмәдә 4-5 студент яшәсә, хәзер, санитар кагыйдәләрнең катгыйлашуы сәбәпле, аларның саны өчтән артырга тиеш түгел.
Бакалавриатның 2-4 курс студентлары исә, узган уку елы ахырындагы кебек үк, әлегә укуларын читтән торып, дистанцион тәртиптә дәвам итәчәк. Лекцияләр һәм практик дәресләр алар өчен Интернеттагы Zoom яки BBB платформалары аша оештырылачак. Дистанцион уку, коронавирус пандемиясенең таралу-таралмавына бәйле рәвештә, я 1 октябрьгә, я 1 ноябрьгә кадәр дәвам итәр, дип күзаллана.
Азат Галимханов билгеләвенчә, 2 курс магистрантларының яңа уку елын ничек башлаячаклары әлегә ачык түгел. Әлегә алар өчен ике вариант та күзалана. Мәсьәлә соңгы бер-ике көн эчендә хәл ителәчәк. Читтән торып белем алучыларның да тәүге сессияләре дистанцион форматта үтәр, мөгаен.
Кичә Башкорт дәүләт университетының филология факультеты деканы Альмира Мөхәммәт кызы ЯМАЛЕТДИНОВА һәм кафедралар вәкилләре абитуриентлар белән онлайн-очрашу үткәрде. Декан билгеләвенчә, филология факультеты беренче сменада укытачак. Дәресләрнең башлану вакыты иртәнге 8.00гә дә күчерелүе ихтимал. Элек алар иртәнге тугызынчы яртыда башлана иде. Бу яңалыклар филология факультетының татар-рус бүлегендә белем алучы милләттәшләребезгә турыдан-туры кагыла.
Филология факультеты белән янәшә урнашкан Башкорт филологиясе, журналистика һәм көнчыгышны өйрәнү факультеты студентлары исә төштән соң, ягъни икенче сменада укыячак.
Студентлар һәм укытучылар дәресләргә битлек һәм бармакчалар киеп йөрергә бурычлы. Аларның тән температуралары даими рәвештә тикшерелеп торачак.
Читайте нас: