Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 август 2020, 13:50

Куштауны ни көтә?

Аның кайтавазы еракларга яңгырады.

Бүген Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә узган ялларда Куштау тавында булган хәлләргә бәя бирде һәм хакимиятнең бу мәсьәләдә алга таба гамәлләре турында сөйләде.
"Узган атнада Башкортстан сода компаниясе Куштау тавын эшкәртә башларга тырышып карады, моның турында алдан килешүләр бар иде, ләкин тауны яклаучылар ягыннан көчле иҗтимагый каршылыкка очрады. Болар барысы да шактый көчле бәрелешкә әверелә башлады. Кешеләр дә, шулай ук эчке эшләр органнары хезмәткәрләре дә зыян күрде – аларның икесе хастаханәдә. Миңа анда барырга туры килде. Тауда без барысы да китәргә тиеш дигән карар кабул иттек. Хәзер алга таба нишләргә кирәклеге турында уйларга кирәк. Без бер-беребезне ишеттек, – диде республика җитәкчесе. – Тагын бер тапкыр хәбәр итәм: компромисс карары табылганчыга кадәр тауга берәү дә менмәячәк. Туристлар – әйе, БСК техникасы – юк. Нормаль, цивилизацияле аралашу яссылыгына күчәргә кирәк. Координацион киңәшмә җыячакбыз, бүген үзем экосакчылар белән сөйләшәчәкмен. Яклаучылар Куштау язмышына киңрәк карарга тели, ә БСК, предприятие язмышына карарга кирәк, ди".
Төбәк башлыгы сүзләренә караганда, Куштаудагы хәлләр – эшләп җиткермәү нәтиҗәсе.
"Бу – безнең администрациянең җитешсезлеге, чөнки кешеләрнең фикерен игътибарлырак өйрәнергә, аларның нәрсәгә мохтаҗ булуларын исәпкә алырга кирәк. Бу – сәнәгать блогының эшләп бетермәве, ул предприятиенең структурасын, эш перспективаларын карарга тиеш. ... Бу –барлык муниципалитет башлыкларының җитешсезлеге – кешеләр белән турыдан-туры эшләргә кирәк. Ишембай районы башлыгының игътибарына. Әгәр аның авылларында хакимияткә, аңа карата шундый мөнәсәбәт икән, сезгә уйланырга кирәк. Авыллар арасындагы юллар коточкыч, моның белән шөгыльләнергә кирәк. Яклаучылар арасында төрле районнардан кешеләр бар иде. Күпләр эшсез, торак буенча уйларга кирәк. Әлбәттә, коронавирус пандемия аркасында без кешеләрдән ерагайдык. Монда уйланырлык нәрсәләр бар. Безгә кешеләрнең өметләре белән эшләргә һәм хәрәкәт итәргә кирәк".
Шулай ук Радий Хәбиров, эчке эшләр хезмәткәрләренә һөҗүмнәр суд тикшерүе предметы булачак, дип өстәде.
Чыганак: Башинформ.
Читайте нас: