Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 август 2020, 18:43

Башкортстаннан – берьюлы дүрт җиңүче!

Татарстанның Язучылар берлеге һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы бергә үткәргән әдәби конкурска йомгак ясалды. Бәйгегә туган җир, авыл, авыл кешеләре, аларның күңел дөньясы турындагы әсәрләр кабул ителде. Анда Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булмаган, авылда яшәп иҗат иткән язучылар да катнаша ала иде. Әдәби конкурс өч номинация буенча үткәрелде: “Роман, повесть”, “Пьеса” һәм “Хикәя”. Оештыручылар “коры кашык авыз ерта” дигән сүзләрне истә тотып, җиңүчеләрне акчалата бүләксез дә калдырмадылар. Һәм бу призлар бик саллы иде! Җиңүчеләр һәм аларга бирелгән бүләкләр турында тулырак — сайтта!

«Роман, повесть» номинациясендә I урынга — 150 мең, II урынга — 100 мең, III урынга 50 мең сум акчалата бүләкләр каралган иде. «Пьеса» номинациясендә премияләр — 100 мең, 70 мең һәм 30 мең сум тәшкил итте. «Хикәя» номинациясендә I урын — 50 мең, II урын — 30 мең, III урын — 20 мең сумга бәяләнде.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән Язучылар Әдәби конкурс өч номинация буенча үткәрелде. Җиңүчеләргә «Роман, повесть» номинациясендә I урынга — 150 мең, II урынга — 100 мең, III урынга 50 мең сум акчалата бүләкләр каралган. «Пьеса» номинациясендә премия — 100 мең, 70 мең һәм 30 мең сум күләмендә билгеләнгән. «Хикәя» номинациясендә I урын — 50 мең, II урын — 30 мең, III урын — 20 мең сум.
“Хикәя” номинациясе:
I урын«Гарасаттан соң», Фатыйма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА (Башкортстан, Борай районы, Иске Бикмәт авылы);
II урын — «Капка өйләдән соң ачыла», Рамил Ханнанов (Казан);
III урын — «Миңа бер нәрсә кирәкми», Фәнзәлия БӘДЕРТДИНОВА (Башкортстан, Борай районы, Борай авылы).
“Драма” номинациясе:
I урын — «Язмыш туе», Данил Салихов (Казан);
II урын — «Кайтаваз». Рәдиф Сәгъди (Казан);
III урын — «Алтын нигезле авыл», Радик НУРЛЫГАЯНОВ (Уфа).
“Роман, повесть” номинациясе:
II урын — «Һәркемгә бер кояш», Айгөл Әхмәтгалиева (Чаллы);
II урын — «Сагыну», Рифат Корбанов Җамалетдин улы (Казан);
III урын – «Җир турында җыр». Марат КӘБИРОВ (Илеш районы Сеңрән авылы егете, хәзер Казанда яши);
III урын – «Каштан күккә төбәлгән». Җамалетдинова Фирүзә Ислам кызы ( Казан).
Җиңүчеләр арасында Башкортстан татарларының күп булуы шатландыра. Өстәвенә, Фатыйма Гыйльметдинова, Фәнзәлия Бәдертдинова, Радик Нурлыгаянов һәм Марат Кәбиров якташларыбыз гына түгел, “Тулпар”ның даими авторлары да.
Барлык укучыларыбыз исеменнән каләмдәшләребезне ихлас котлап, аларга яңа иҗади уңышлар телибез!
Фото: https://sptatar.com/wp-content/uploads/2020/08/landscape-3519385_960_720-760x624.jpg
Читайте нас: