Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 август 2020, 13:00

Чакмагышның 90 еллыгына – яңа парк

Бүген Чакмагыш район үзәгендә Гаилә белән ял итү паркы ачылды. Паркны ачу тантанасында Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин катнашты. Тренажерларны тәү башлап район хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев, җәмәгать эшлеклесе, популяр блогер Рөстәм Нәбиев сынап карады.

Парк булачак урында үткән елдан бирле кызу эш кайнады, ул һәркемнең кызыксынулы карашларын җәлеп итте, чакмагышлылар бердәм рәвештә өмәләргә чыктылар.
Чакмагыш район хакимиятенең мәгълүмат бүлеге белгече Лиана Ханморзина яңа парк турында шушыларны хәбәр итте: Гаилә белән ял итү паркы халык үтенече буенча һәм Чакмагыш районының 90 еллыгы кысаларында Башкортстанның максатчан социаль программалар фонды исәбеннән, «Башнефть» компаниясе катнашлыгында төзелгән. Мәйданы – 4,8 гектар. Паркта берничә зона бар. Мәдәни мәйданда – арт-объектлар, экран, сәхнә, фонтан урнашса, балалар өчен махсус мәйданчык ясалган, спортчылар өчен урам тренажерлары урнаштырылган. Яшел зонаны агачлар, чәчәкләр бизи. Ә инде патриотик зонада Мәңгелек ут яна, Чакмагыш авыл советыннан сугышта катнашучылар исемлеге язылган стела куелган, чик сакчыларына һәйкәл бар. Киләчәктә бирегә төрле гаскәр төрләренә багышланган һәйкәлләр һәм хәрби техника үрнәкләрен урнаштыру планлаштырыла. Парк якташларыбыз өчен менә дигән ял итү урыны булачак.
Читайте нас: