Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 август 2020, 10:55

Кырдагы түгел, амбардагысы икмәк

“Заря” хуҗалыгы элек-электән үзенең тырыш, эшсөючән хезмәткәрләре белән дан тота.

Юкка гына халкыбызда “Кырдагы түгел, амбардагысы икмәк” дип әйтмиләр: үскән игенне вакытында җыеп алу кирәк. Чакмагыш районы басу-кырларында урып-җыю кызганнан-кыза бара.
Районыбыз үзәгендәге “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы элек-электән үк үзенең тырыш, эшсөючән хезмәткәрләре белән дан тота. Хуҗалыкның атамалары үзгәреп торса да, 24 ел дәвамында “Заря”ның җитәкчесе булып Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зәбир Гыйлемханов эшли. Аның, агроном Азат Гайсин һәм барлык коллективның зур тырышлыгы белән билгеләнгән планнар тиешенчә һәм төгәл үтәлеп килә. Быел хуҗалык 2100 гектарда бөртекле культураларның 6 төрен чәчкән. Көзге арыш –260 гектар, көзге бодай – 100 гектар, сабан бодае – 640 гектар, арпа – 700 гектар, борчак – 200 гектар, карабодай 200 гектарда үстерелә.
Басуларны 5 комбайн иңәп гизә, аларда җитез уңган егетләр Радим Мамлиев, Рузил Әхмәдуллин, Фазыл Хәйретдинов, Руслан Латыйпов, Азамат Дәүләтов, Ришат Гәрәев, Филүс Шакиров эшли. Бөртекле культураларны амбарларга ташуда водительләр Фәндәр Исламов, Ранис Ихсанов, Рабис Гайсин һәм Ирек Латыйпов тырыш хезмәт салалар. Саламны Флүз Вәкилов, Флүс Камаев, Салават Хәбибуллин пресс-подборщикта пресслыйлар, “МТЗ“ тракторы белән Гамил Хәйруллин төяп җибәрә, Илдус Низаев, Вадим Ихсанов, Салават Гыйльванов һәм Денис Гайсин ташыйлар, фермада Илнур Кәримов исемле будыклы егет өеп тора.
Юлай НИЗАЕВ.
Чакмагыш районы.
Автор фотосы.
Читайте нас: