Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 август 2020, 12:20

Башкортстан табиблары Кыргызстанда

"Медицина десанты"нда ничә табиб?

Халыкара килешүләр кысаларында Башкортстан медиклары бригадасы Кыргызстан Республикасына барган. "Медицина десанты"нда 50ләп табиб – республика медицина оешмалары эпидемиологлары һәм инфекционистлары, студентлар һәм БДМУ ординаторлары. Алар коронавирус белән авыручы пациентларны дәвалауда практик тәҗрибәгә ия. Табибларның барысы да медицина тикшерүе һәм инструктаж узган, алар өчен дарулар һәм индивидуаль саклану чаралары запасы тупланган.
Кыргызстанда эшләүче Башкортстан табиблары өчен бу беренче командировка түгел. Алар инде Карачай-Чиркәс һәм Амур өлкәсе табибларына ярдәм иткән.
Табиблар төркемнәргә бүленеп, Кыргызстанның төрле өлешләренә киткән. Илнур Юнысов (Белорет үзәк район хастаханәсе бүлеге мөдире) командасы алты көндә өч хастаханәдә булган. "Докторлар кызыл зоналарда, бүлекләрдә эшләделәр, дәвалау схемаларына төзәтмәләр керттеләр. Реаниматологлар авыр пациентларны дәваладылар, ИВЛ-аппаратларны көйләү-корректировкалау уздырдылар, сулыш гимнастикасы буенча мастер-класслар бирделәр, катлаулануларны кисәтү буенча эшчәнлек алып бардылар", – дип хәбәр иткән Илнур Юнысов.
Табиблар әйтүенчә, Кыргызстанның барлык районнарында аларны ачык йөз белән каршы алалар, бернинди көнкүреш проблемалары юк. Кыргызстанда табиблар бер ай булачак.
Чыганак: Башинформ.
Читайте нас: