Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 июль 2020, 14:14

Югары белемне – бушка!

Башкорт дәүләт университетының филология факультетындагы татар-рус бүлегенә документлар кабул итү 10 августта тәмамлана. Биредә көндезге бүлектә дә, читтән торып та, бер тиен түләмичә укып чыгып, диплом алырга мөмкин! Кабул итү шартлары һәм тәртибе турында тулырак – сайтта! Бәйләнеш өчен телефоннар да - шунда ук!Фотода: Башкорт дәүләт университеты филология факультетының укытучылар коллективы – булачак остазларыгыз.

25 июльдә мәктәп тәмамлаучылар өлгергәнлек аттестаты алды. Хәзер алар алдында югары белемне кайда алырга, дигән сорау тора. Мин аларның һәммәсен дә Башкорт дәүләт университетының филология факультетындагы татар-рус бүлегенә чакырыр идем. Җитмәсә, быел биредә читтән торып уку бүлеге кабаттан ачыла. Ул татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләячәк. Монда дәүләт бюджеты исәбенә 15 кеше белем алачак. Көндезге бүлектә исә шулай ук бюджет исәбенә 12 студент укыячак.
2017 елда БДУда татар филологиясе белгечлеге буенча читтән торып уку бүлеге ябылган иде. Көндезге бүлеккә дә нибары 8 студент кабул ителде. Бу, беренче чиратта, Русиядә эшкә урнашу тәртибе үзгәрүе белән бәйле. Хәзер кичәге студент, нигездә, дипломында күрсәтелгән белгечлек буенча гына эшкә урнаша ала. Кызганычка каршы, элекке дипломнарда күрсәтелгән “Филолог” дигән белгечлеккә беркайда да ихтыяҗ юк. Шуны истә тотып, БДУ җитәкчелеге 2018 елда татар бүлегенең махсуслашу өлкәсен “Филология” белгечлегеннән “Педагогика”га үзгәртте. Башта бу үзгәреш көндезге бүлеккә генә кагылды. Нәтиҗәдә, абитуриентлар арасындагы конкурс 4 тапкырга артып, бер урынга 4,5 кеше тәшкил итте! Шулай ук бүлеккә бюджеттан бүленгән урыннар саны да артты. 2017 елда ул 8 урын булса, 2018дә 14 урын тәшкил итте. Былтыр исә 15 студент казна исәбенә татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен үзләштерү мөмкинлеген алды. 2020 елда исә, читтән торып уку бүлеге ачылу сәбәпле, көндезге бүлеккә бюджет хисабына 12 студент кабул ителәчәк.
Көндезге бүлектә дә, читтән торып укып та, университетта татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен үзләштерергә теләүчеләр рус теле һәм җәмгыять белеменнән (обществознание) Бердәм дәүләт имтиханнары тапшырырга тиеш. Шуларга өстәп, абитуриентлар БДУ сайтында татар теле буенча эчке кабул итү имтиханы – тест биремнәрен үтәргә тиеш. Урта һөнәри белеме булган, ягъни колледж, техникум, училище тәмамлаган кешеләр (андыйлар, гадәттә, читтән торып уку бүлегенә килә), БДИ нәтиҗәләре булмаган очракта, Башкорт дәүләт университетында татар һәм рус теленнән, җәмгыять белеменнән тест (эчке имтихан) тапшырачак. Имтиханнарның вакыты, үткәрелү рәвеше белән абитуриентларның БДУ сайтындагы шәхси кабинетларында танышырга мөмкин. Документларны кабул итү 10 августта тәмамлана.
Укырга керү өчен гаризалар быел онлайн рәвештә тапшырыла. Моның өчен https://pk-lk.bashedu.ru/accounts/register/ адресы буенча теркәлү үтәргә һәм шундагы инструкция буенча документларны тапшырырга кирәк. Абитуриентка бөтен кирәкле мәгълүмат аның https://pk.bashedu.ru/ сайтындагы шәхси кабинетына киләчәк. Башка еллардан аермалы буларак, татар теленнән онлайн-тест индивидуаль рәвештә, һәркемгә үз вакытын билгеләп тапшырыла. Шәхси кабинетларыгызга килгән хәбәрләрне күзәтеп торыгыз!
Белешмәләр өчен телефон: 8 969 610 48 28 (Оля – кабул итү комиссиясе хезмәткәре).
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.
Читайте нас: