Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 июль 2020, 14:05

Бала кайгылары күрмәгез!

“...Сәлам, әнием, әтием, абый, апаем, нәнәй! Хәлләрегез ничек? Минем барысы да әйбәт. Хезмәт бара, Аллаһыга шөкер. Әле көн дә йөгерәбез. Йөгерү буенча Балтика флоты чемпионатына әзерләнәбез. Призлы урын алырга иде, Аллаһ боерса. Парашюттан сикерергә чират тими әле. Әле беренче рота сикерә. Көннәр бозылып, сикерә алмый калсак, кызганыч була инде. Сезнең нинди яңалыклар бар? Туган якларны, Үрлекүл тауларын сагындым...”Чакмагыш районының Калмашбаш авылында яшәүче Рәйлә һәм Азат Рамазановларга уллары Аликтан килгән соңгы хат юллары...

“Сәлам, әнием, әтием, абый, апаем, нәнәй! Хәлләрегез ничек? Минем барысы да әйбәт. Хезмәт бара, Аллаһыга шөкер. Әле көн дә йөгерәбез. Йөгерү буенча Балтика флоты чемпионатына әзерләнәбез. Призлы урын алырга иде, Аллаһ боерса. Парашюттан сикерергә чират тими әле. Әле беренче рота сикерә. Көннәр бозылып, сикерә алмый калсак, кызганыч була инде. Сезнең нинди яңалыклар бар? Туган якларны, Үрлекүл тауларын сагындым. Сагындым барыгызны да. Барысына да күп сәлам әйтегез. Барыгызны да яратам”.
Чакмагыш районы, Калмашбаш авылында яшәүче Рәйлә һәм Азат Рамазановлар гаиләсенә армиядә хезмәт иткән улларыннан килгән соңгы хат юллары... Балтыйк флоты диңгез пехотасындагы 336нчы бригада матросы Алик Рамазановның тәүге тапкыр парашютта сикерүе аяныч тәмамлана. Парашюты икенче солдатның парашюты белән кушыла. Өстәмә парашютына да һава тулырга өлгерми. Тормышны, кешеләрне чиксез яраткан егетнең вафат булуы турында хәбәр бөтен кешене тетрәндерде...
Кешеләр, күзләрен мәңгегә йомса да, аларның якты образын искә төшерүче, йөрәккә бикләп куючы Хәтер бар...
Рәйләнең безнең урамга килен булып төшкәне һаман да истә. Хәтта яшь киленгә шул урамдагы “Сәгыйть чишмәсе”нә су юлы күрсәтергә дә бардым. Озакламый алар шул чишмәгә якын гына җирдә үз көчләре белән йорт та тергезделәр. Бер-бер артлы өч балалары туды. Әтисе белән әнисенең үрнәгендә Алик та миһербанлы, киң күңелле, хезмәт сөючән, олыны – олы, кечене кече итүчән булып үсте. Ялларда әнинең хәлен белергә кайтканда еш очрата идем аны. Ерактан ук кычкырып сәламләве белән кешене үзенә караткан ачык йөзле бала харап тиктормас иде. Менә ул чыбык тотып көтү каршылый, маллар куа, ат өстендә чаба, чаңгыда шуа...
Авылдашымның туган йортына кергәч, өй түрендәге өстәл өсте тулы кубоклар, медальләр, мактау грамоталарына күз төшә. Аликның спортта ирешкән уңышларының таныклыгы, шаһиты алар. Бүләкләрнең шактый өлеше Калмашбаш мәктәбе музеенда саклана икән.
– Җиде ел күрше Кашкар авыл медпунктына эшкә йөрдем, – дип әңгәмәне башлады Рәйлә. – Эштән кайтуыма ашарга да пешереп куялар иде балалар. Бигрәк тә Алик пешеренергә ярата иде. И балакаем, повар гына булырсың инде, дия идем. “Бу бит миңа тренировка гына”, – дип, кирәккәндә ипи дә басты, сыер да сауды. Бөтен кешегә ярдәмгә әзер иде. Бәрәңге утырту, көтү көтү, печән чабу, җир казу кебек эшләрдә күршеләргә, ялгыз әби-апаларга да булышты. Мәктәп формасын да үзе җәен көтү көтешеп алган акчага алдык. “Су буендагы сазга баткан тәкәмне саздан кереп алып, җилкәсенә салып, өйгә тиклем кайтарып бирде, бигрәк кешелекле бала иде”, – дип, безнең урамда яшәүче Әлфия дә аны гел искә ала.
Изге бала булып тугандыр инде ул. Бервакыт, кунаклар да кайткач, мунчаны эссе итеп якканмын. Мүгенә ут кабып, төтен чыга башлаган. Ярый, Алик күреп калып, каушап калмыйча, тиз генә су сибеп сүндергән. Төне буе саклап чыкты мунчаны. “Әти-әни, сез акчага интекмәсен өчен барысын да эшләячәкмен”, – дип кабатлый иде. Бөредә укыган вакытта да бездән акча сорамаска тырышты. Төрле оешмалар өчен спорт ярышларына барып, берәрсенә җир казышып булса да акча эшләгән. Ялларга кайтканда: “Нәрсә алып кайтыйм әни, ни кирәк”, – дип сорый иде”.
Спортны үз итәр өчен, тиешле мохит булырга тиештер ул. Әтисе Азат Шәфыйгулла улы мәктәптә физкультура дәресләре алып барды. Әнисе һәм сеңлесе Гөлшат – чаңгыны, абыйсы Артур – теннис һәм футболны үз иткән.
– Мәктәптә укыганда Алик классташлары белән, урамнан чиләк, флягалар белән су ташып, хоккей тартмасы эшләделәр. Физик күнегүләр ясарга гел Үрлекүл тавына бара иде. Аркасына таш тутырылган рюкзак, аякларына йөк бәйләп менә иде тауга. Бигрәк ярата иде шул тауны. Хатларында да сагынып язды... Әле тау башына диңгез пехотасы флагы куелган багана утыртып куйдык. Сабантуйда туры баганага 13 секундта менеп җитә, Кырла буасын да аркылыга-буй йөзеп чыга иде. Киләчәккә максатлары шулкадәр күп иде, зур иде. Мәктәптә укыган вакытта ук: “Мин барыбер чемпион булачакмын!” – диде. Армиядән: “Мәскәүдәге Җиңү парадына биш солдатны сайлап алалар, шунда эләгер өчен нык тырышачакмын”, – дип язган иде. Горурлану һәм үкенечле хисләр белән сөйләде боларны әтисе Азат. – Мал җанлы да иде. Ул ат яраткач, үсмер чагында ук ат алып бирдек. Үзе җигеп тугара иде. Күршенең бер дә менелмәгән айгырын өйрәтеп, сабантуйда катнашты. Студент чагында, кыш көне урамнан бер көчек табып, сумкасына салып авылга алып кайтты. “Морпех” кушаматлы ул этебез әле дә бар. “Хезмәт иткәндә дә ул бер көчекне ияләштерде. Алик киткәч, эт тә югалды”, – дип язган хезмәттәше Рифат. Бергә хезмәт иткән егетләре онытмыйлар, хәлебезне сорашып, язып торалар. 2017 елда Казаннан хезмәттәше Аликның истәлеккә дип алып калган каешын китерде. “Онытмаганыгызга рәхмәт”, – дигәч: “Ничек итеп шундый командирны онытасың инде”, – дип җаваплады. Пилоткасын да китерергә вәгъдә иттеләр. “Мин бүген Русия чемпионы булуым белән Аликка бурычлымын. Бөредә укыган вакытта да, мине, бурят малаен, башка малайлар кыерсыта башласалар, яклый иде. Сезгә кайтмыйча булдыра алмыйм”, – дип, ачери-биатлон буенча Русия чемпионы Зоригто Лупсанов армиядә хезмәт иткән җиреннән отпускка кайтышлый туры безгә кергән иде.
– Иртән, йөгерергә чыгарга: “Тор, сеңлем, сине бөек эшләр көтә”, – дип уята иде абыем. Мәктәптә укыган вакытта спорт ярышларында гел бергә катнаша идек. Ярыш көнендә иртән: “Әйдә, апаем, тиз генә барып, беренчелекне алып кайтыйк та”, – дип шаярта. Мин йөгергәндә: “Әйдә, бирешмә, әз генә калды” – дип, минем яннан йөгерә иде. Аннан үзенең дистанциясендә ярыша. Шуклыгы да бар иде абыемның. Тычкан елы килгәндә, әни Яңа ел табынына дип торт алып кайткан. Икенче көнне тортны кисә башлаган идек, тортның эче буш, тышкы катламы гына калган. Ә эчендә уенчык тычкан утыра. “Мин тимәдем, тычкан ашаган аны”, – ди. Рәхәтләнеп көлдек. Абыем минем терәгем, таянычым иде. Хезмәткә озаткач та, телефоннан: “Аапаем, сине берәрсе кыерсытса, әйт, мин кайткач, минем алда җавап бирәчәкләр”, – дия иде. Соңгы шылтыратуында унсигез минут сөйләштек. Нык-нык сагынам... – дип, абыйсын юксынып сөйләде Гөлшат.
Аликның картәнисе Гөлҗиһан апага икеләтә авыр. Аның өченче улы, ә минем балалык дустым, классташым Илдус 22 яшь тә дүрт ай чагында фаҗигале рәвештә вафат булды. Һәлак булганда оныгы Аликка да 22 яшь һәм дүрт ай иде...
– Бигрәк ярдәмчел бала иде бәбкәем. “Нәрсә эшлим, нәнәем?“ – дип кенә тора иде. Абыйсын, сеңлесен бик яратты. Мәктәпкә тапшырылган макулатуралар арасында дога китаплары булса, “Мә, нәнәй, догалар”, – дип, миңа алып кайта иде. Укылган догаларым рухларын шат кылса иде.
– Унбер ел буе мәктәпкә гел бергә бардык, бергә кайттык Алик белән. Мәктәпкә барганда чаналы ат үтеп китсә, шуңа йөгереп барып утыра идек. Мин эләгәлми калсам, ул да кире төшә иде. Балачактан ук я спецназ, я морпех булачакмын диде. Эчмәде, тартмады. Һәрвакыт шундый дустым белән горурлана идем, – ди сыйныфташы, иң якын дусы Илнур. – Мәктәпне тәмамлагач, мин – Уфага, Алик Бөре шәһәренә укырга бардык. Уфага юлы төшсә, гел миңа керә. Берсендә, чаңгы ярышына Златоустка китеп барганда, Уфа тимер юл вокзалына төнге сәгать дүрттәге поездга озатырга төштем. Вокзалда призывникларны күрде дә яннарына барып, сөйләшә башлады. Һәвакыт армиядә хезмәт итәргә хыялланган дустым: “Әйдә, Илнур, булачак солдатларны ашатабыз!” – дип, чәй, кофе, пирожкилар белән сыйладык. “Син дә мине шулай озатырсың армиягә”, – дип әйткән иде шунда. “Озатырмын, каршы да алырмын”, – дип сүз бирдем. Армиягә киткәндә самолет белән очты, озатырга баргач: “Син – минем чын дустым, рәхмәт сиңа”, – дип әйтте. Хезмәт иткәндә гел шылтыратып, шатлыклары белән бүлеште, яңалыклар сорашты. 2014 елгы Җиңү парадында катнашырга бөтен таләпләргә дә туры киләм, мине телевизордан карарсың, Аллаһ боерса, дигән иде. Вышкадан парашюттан сикерергә өйрәткәннәрен шатланып сөйләде.
Алик 2008 елда, Бөре дәүләт социаль-педагогик академиясенең физкультура факультетына укырга кергән елны ук, ачери-биатлон (винтовка урынына ук-җәя кулланыла), ачери-кросс буенча республика ярышларында катнашып, спорт мастерына кандидат була. Русия командасы составында ярышып, дүрт тапкыр чемпион исемен яулый, 2011 елда спорт мастеры исеменә лаек була. Европа чемпионатында, Голландиянең Гаага шәһәрендә узган ярышта дүртенче урынны яулый. 2013нче елда әзерлекле кыю егетне Балтыйк флоты десант-штурмлау батальонының диңгез пехотасына хезмәт итәргә җибәрәләр. Ике ай ярым вакыт эчендә ул үзен бар яктан да булдыклы итеп күрсәтә. Иптәшләренең һәм командирларының ихтирамын яуларга өлгерә, берничә спорт ярышында беренче урынны яулый.
– Туган көнемдә армиягә озаттык. “Әни, мин сине нык яратам!” дип, дәфтәр битенә язып калдырды. Киткәндә, сөйгән кызына йөз хат язырга вәгъдә иткән булган. Ике ай ярымда 37се килгән. 38нчесен дә язарга өлгергән, улыкаемны озатырга килгән иптәшләре тапшырды... Гел парашюттан сикерү турында сөйләде балакаем. Иртәгә сикерәсе дигән көнне дә шылтыратты да: “Әни, иртәгә һава торышы әйбәт булса, без парашютта сикерәбез”, – диде. Мин аңа телефон аша “Улыкаем” дигән җырны җибәрдем.
...Хезмәтләргә китәрсең,
Дөньяларны гизәрсең,
Лачындай очып кына
Кайтып җитәрсең... –
дигән юллары бигрәк ошаган иде.
***
...Элек-электән ир-егетләребез кулларына корал алып, туган илен яклар булган. Бөек Ватан сугышында 27 миллион кеше һәлак булган. Русия армиясе тыныч вакытта да югалтулар күрә, ел саен 400ләп егет һәлак була. Бу саннарны Интернет челтәреннән алдым. Димәк, армиядә көн саен бер солдат үлә булып чыга... Аналар балаларын табутта кайтарыр өчен үстермиләр бит. Ана фаҗигасе генә түгел бу, бөтен ил фаҗигасе! Ата-анасын соңгы юлга тәрбияләп, бәхиллеген алып, баласы озатырга тиеш. Ләкин маңгаеңа ни язылган бит...
Догаларым сиңа барып торсын,
шатландырып синең рухыңны... –
дип яза Рәйлә улына багышлаган шигырендә. “Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүче солдат әниләре белән элемтәдә торам. Кайгы үз башыңа килсә генә авырлыгын аңлый башлыйсың. Алты минут, алты секунд та истән чыкмый. Йөрәккәем телгәләнә. Ходаем, башкаларга бала кайгылары күрсәтмә!..“ – ди.
Кыска гына гомерендә зур максатларга ирешкән Алик Рамазановны сабакташлары, якташлары онытмыйлар. Ел саен аның истәлегенә чаңгы, волейбол, хоккей ярышлары үткәрелә. Бөре, Дүртөйле, Белорет, Салават, Златоуст шәһәрләренең, Шаран, Илеш, Аскын, Бүздәк, Чакмагыш районнарының спорт сөючеләрен берләштергән бу ярышлар киләчәк буын өчен тәрбия чарасы да булып тора. Авылдашы, мәктәптә укыганда ук “Алик абый кебек чемпион буласым килә”, – дигән Калмашбаш кызы Айгөл Гәрәева яшүсмерләр арасында велоспорт буенча дөнья чемпионы булды.
...Күк йөзендә кош кебек очарга теләгән егетне соңгы юлга озатырга баруыма җиде ел үтсә дә, ата-ана җәрәхәте төзәлмәгән, азга гына да кимемәгән. Очрашу-күрешүдә бала югалту кайгысының никадәр ачы булуын үз күзләрем белән күреп, йөрәгем белән аңладым.
...Кош тавышларын ишететеп, Ана карашын күккә төбәде. Зәңгәр күкне биләп, туган якларын сагынып кайтучы кош тавышлары иде бу. Әллә хезмәтләрдән туган якларына кайтмый калган егетләрме алар?..
Биектә, өйләре турында әйләнгән кошны күргәч, ана йөрәге еш-еш тибә башлады. “Кайттыңмы... кайттыңмы, лачыным...” – дип пышылдады аның иреннәре...
Сәрия ВАХИТОВА.
Чакмагыш районы.
Читайте нас: