Оператив мәгълүматларга караганда, ел башыннан республиканың су объектларында 73 бәхетсезлек очрагы булган. Статистика күрсәткәнчә, коенучылар күпчелек очракта көннең икенче яртысында, 14.00–21.00 сәгатьләрдә фаҗигагә юлыга.
Суда гражданнарның һәлак булу сәбәпләре билгеле:
2) тиеш булмаган урыннарда коену;
3) балаларны караучысыз калдыру.
Фәрит Гомәровның мөрәҗәгатендә болай диелә:
“Таныш булмаган һәм тыелган урыннарда коенудан тыелырга чакырам. Анда көчле су асты агымнары, су бусагалары, ботаклар, чоңгыллар, су асты чишмәләре булырга мөмкин.
Исерек килеш коенмагыз, ярдан ерак китмәгез, елганы яисә суны йөзеп чыгарга тырышмагыз, үз көчегезне һәм мөмкинлекләрегезне арттырып бәяләмәгез.
Балаларны су объектларына үзләрен генә җибәрмәгез, шулай ук су янында ял иткәндә, аларны күзәтүсез калдырмагыз.
Коену өчен махсус җиһазландырылган комлыкларны гына сайлагыз!
Суда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре – аларны үтәмәү корбаны булган кешеләрнең әниләренең һәм туганнарының ачы күз яшьләре белән сугарылган. Шуңа күрә үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Су объектларында иминлек таләпләрен һәрвакыт үтәгез! Аларны якыннарыгызга һәм тирә-юньдәгеләргә бозарга рөхсәт итмәгез!
Үзебезне һәм балаларны судагы фаҗигаләрдән бергәләп саклый алабыз!