Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 июль 2020, 16:20

Поезддан – сайлау участогына

Кече сержант Искәндәр Ганиев, туган якка кайтып төшү белән, сайлау участогына ашыккан.

Бүген, 1 июль – Русия Федерациясенең Төп Законы – Конституциягә төзәтмәләр кертүне хуплау мәсьәләсе буенча тавыш бирүнең төп көне. Чакмагыш авылында яшәүчеләр иртән үк сайлау участокларына ашыктылар. Биредә алар фермерлык хуҗалыклары продукциясе, шашлык, сувенирлар, шулай ук башка товардар тәкъдим ителгән социаль ярминкә дә көтә иде. Балалар иҗат үзәге каршындагы мәйданда тавыш бирүчеләр ил Конституциясенә төзәтмәләр белән таныша ала иде. Русия Федерациясе тарихы символлары сурәтләнгән дүртьяклы куб янында төзәтмәләр турында мәгълүмат белән листовкалар да бар.
3275 сайлау участогына исә кече сержант Искәндәр Рәфис улы Ганиев поезддан төшү белән килгән. Әле кичә генә туганнары һәм дуслары аны Уфа вокзалында каршы алган. Егет армия сафларында хезмәт иткән һәм, поездда алты тәүлек буе кайтуына карамастан, сайлау участогына ашыккан. Искәндәр – гаиләдә кече бала. Аның әти-әнисе биш бала үстергән, өчесе – Таһир, Заһир һәм Искәндәр – кораллы көчләр сафында үзләренең хәрби бурычларын үтәгәннәр.
Чыганак: vk.com/chekmagush40
Читайте нас: