Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 июль 2020, 00:57

Эчеп җибәр салганын

Алкоголь сатудагы чикләүләр гамәлдән чыгарылды.


Башкортстанда 1 июльдән кибетләрдә алкогольне янә 8:00 сәгатьтән 23:00гә кадәр сатачаклар. Алкогольне 10:00дән 22:00гә кадәр генә сатып алырга мөмкин булган республика чикләүләре гамәлдән чыгарылды. Төбәк парламенты законнардагы тиешле үзгәрешләрне кабул итте. Шул ук вакытта сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Дәүләт комитеты алкогольле продукция сату буенча локаль чикләүләрне режимга төзәтмәләр кертә һәм билгели ала. Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары ведомствога тиешле вәкаләтләр бирде. Парламент спикеры Константин Толкачев дәүләт комитетының алкоголь сәясәтенә катнашуы нинди очракларда кирәк булырга мөмкин булуын аңлатты: “Әйтик, бездә алкогольсез зоналар булу нияте турында берничә тапкыр белдергән муниципалитетлар бар. Яңа закон аларга мондый инициативаларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк”. Толкачев билгеләп үткәнчә, “депутатлар законның үтәлешен күзәтеп торачаклар һәм кирәк булган очракта норматив документларга төзәтмәләр кертәчәкләр”. Бу аерым аек төбәкләрдә чикләүләрне канунлаштырып булачак дигән сүз.

Фото: factroom.ru
Читайте нас: