Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 июнь 2020, 01:35

Яһүдләргә карата геноцид онытылмый

Аларга немецлар яулап алган территориядән 1500 чакрым юл узарга туры килә

Холокост – грек сүзеннән күпләп юк итү, яндыру дигәнне аңлата. Бу термин иң башта яһүд халкына карата фашист германиясе геноцидын аңлата.
Уфада холокост корбаннарына һәйкәл ачылды. Һәйкәл башкаладагы Блюхер урамындагы яһүд милли-мәдәни үзәге бинасы ихатасында урнашкан. Аның биеклеге 3,5 метр. Һәйкәлдә яһүдләрнең шәмдәле өстендә мәңгелек ут януы гәүдәләндерелгән. Композициянең авторы Санкт-Петербург сынчысы Александр Позин.
Һәйкәл ачу чарасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, төп конфессия җитәкчеләре катнашты. Чарада Радий Хәбиров Николай Кисилев батырлыгы турында да сөйләде.
Кисилев үзе теләп сугышка китә, 1941 елда немецлар тарафыннан кулга алына, кача. Партизаннар хәрәкәтендә катнаша. Долгиново дигән бер белорус авылында 218 яһүдне камалыштан чыгарып аларны фронт сызыгы аша алып чыга. Моның өчен аларга немецлар яулап алган территориядән 1500 чакрым юл узарга туры килә. Совет ягына чыккач Николай Кисилевны дизертирлыкта тикшерә башлыйлар, яһүдләр яклавы белән ул азат ителә. Яһүд җәмәгатьчелеге соравы буенча ул Советлар союзы батыры исеменә тәкъдим ителә. Ләкин аңа әзерләгән документлар белән Мәскәүгә очучы очкыч бәреп төшерелә, башка документлар әзерләнми. Израильнең Яд ва-Шем институты тарафыннан 2005 елда Николай Кисилевка Дөнья халыкларының изге кешесе дигән исем бирелә.
Фото: Мунир ВАФИН.
Читайте нас: