Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 июнь 2020, 01:39

ТАТЛЫ КИЛЕН

Киленнән уңдык.

Малайны башта укыттык, аннары эшли башлады. Утыз биш яшькә җитте, һаман өйләнми дә өйләнми бу. Моңа дигән кызлар әле тумагандыр, дип уйлап кайгыра башлаган идек инде карчык белән. Ниһаять, өйләнде бит. Ниндирәк кызга әле! Ул төсе, ул гәүдәсе дисеңме! Ул аяклары... Җиләк кебек үзе, айдай нурлы йөзе, балдан татлы сүзе. Карчык белән икәү моңа «сөбханаллаһ» дип кенә карыйбыз. Күзебез тияр, диеп куркабыз. «Их, мин әйтәм, яшь чакта синең кебекне очратып булмады шул», дим бер шаярткан булып киленгә. «Еще не поздно», димәсенме бу миңа. Җитмәсә, күз кысып куйды, чукынчык! Бигрәк шаян да инде үзе! Ул килгәч, өебез ямьләнеп, җанланып китте. Көлеп кайтып керә, көлеп чыгып китә. Кояш кебек инде менә! Йокысыннан торганда да елмаеп уяна, йоклаганда да елмаеп йоклый.
Бигрәкләр сөйкемле дә бигрәкләр ачык инде үзе. Безнең өчен дә өзелеп тора, бәхетле булгыры! Бәхетле дигәннән, Ходай безгә дә өеп бирде бәхетне. Иртәнге унберләр җиткәч уяна да, кухняда килен торуга тәмле-тәмле ризыклар пешереп йөгереп йөргән минем карчыкны күреп: «И-и каенанам, бигрәк уңгансың инде: коймак та пешкән, чәй дә кайнаган. Сине яратмаган киленнең эчендә җаны булмас», дип мактап-мактый. Җылы сүз җан азыгы инде. Минем карчыкка шул җитә кала. Эрепләр китә, авызы колагының артына ук җитә. Шулай мактагач, миңа да би-и-ик рәхәт булып китә. Аннан майлап-җайлап, коймак белән, чөкердәшә-чөкердәшә чәй эчәбез өчәүләп.
Малай иртән-иртүк эшкә китә. Ул начальник булып эшли бит инде. Чәйне иртән икешәр мәртәбә эчәбез шулай. Башта иртән-иртүк малайны чәй эчереп җибәрәбез, аннан киленне сыйлыйбыз. Карчык өстәлне җыештыргач, аның белән икәүләшеп кибеткә китәбез. Керәбез базарларга. Тәмле-тәмле азык-төлек җыябыз. Киленне теләсә нәрсә ашатып яткырып булмый бит инде. Аннан чак күтәреп кайтып керәбез. Килен инде, сөенә-сөенә, көлә-көлә, сумкаларны без кайтып керү белән күтәреп ала. «И-и, ничек бу сумкаларны күтәреп кайттыгыз? ди. Болай башкача йөрмәгез күтәренеп. Кибет тулы бәләкәй арбалар сатыла. Улыгызга әйтегез: иртәгә үк арба сатып алып кайтсын», ди. Менә бит нинди безнең килен кайгыртучан! Бигрәк хәстәрле инде. Ул әйтмәсә, йөрер идек әле шулай күтәреп, рәхмәт төшкере! И-и, бигрәк уңдык инде! Күрше Гөлсемнең киленен әйтәм, ну торганы бер кобра инде менә! Иртән эштән кайтып керә дә (ул төнге сменада эшли) каенатасы белән каенанасына кычкыра да башлый. Өй сайгаклары селкенә. Тегеләр дер калтырап төшәләр. «Нәрсә, кабер төплекләре, чәй дә куймагансыз, арт ягыгызга кояш төшкәнче йоклап ятасыз, тәмуг кисәкләре», ди. Шундый булса киленең, ни эшләр идең? Әстәгъфирулла! Тегеләр кычкырышканны карчык белән, ишек тишегенә колакны куеп, шып кына тыңлыйбыз да: «Әй, безнеке бигрәк әйбәт шул», дип сөенешәбез.
Килен булып төшкәненә бер ел да үтмәде, секретарь булып эшкә дә керде үзе. Уңган инде уңган, сүз әйтерлек түгел. Әй, арып кайта инде эшеннән шултиклем! «Машинкада пичәтли-пичәтли бармакларым калмады, сызлыйлар инде...» ди. Әй, аның хәлкәен үзе сөйләмәсә дә аңлап торабыз инде. Аны, чәй куеп, ишек төбеннән үк йөгереп барып каршы алабыз. «Ярар, ярар, киленкәем, әнә, аша да ял ит, телевизор кара...» дибез. «И-и, бәхетне бирсә дә бирер икән Ходай, ди. Сезнең кебек изге, сабыр кешеләр башка беркайда да юктыр ул, ди. Мин сезне үз әтием-әниемнән дә ныграк яратам», ди.
Әле карчык бер егерме көн чамасы дәваханәдә ятып чыкты. Кайтып та керде, эшкә дә тотынды. Идән юа башлады. И-и, киленкәебезнең коты очты инде. «Әникәем, сиңа бит идән юарга ярамый. Операциядән соң авыр эш эшләргә ярамый, өзлегүең бар, хет бер атна булса да юмый тор. Егерме көн юылмыйча торган идән тагын бер атна гына торыр. Чуртым да булмас идәнеңә. Үзеңне сакла, берүк! Ятып кына тор», ди өзгәләнеп.
Шул балага ни әйтәсең инде?! Бик әйбәт, бик дус торабыз. Аллага шөкер, киленебезнең теле бал кебек татлы, үзе бала кебек беркатлы, гел безнең яклы. Инде Ходай барыбызга да озын гомер, тазалык бирсен! Ундык киленнән.
Виниса ФӘТТӘХОВА.
Фото: avdet.org
Читайте нас: