Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 июнь 2020, 14:13

Әйт әле, Шүрәле…

Күз алдыма: “Туган телне белү хәзер кемгә кирәк соң?” – дип, үз-үзеннән, үз теленнән, үз милләтеннән көлгән, аның тарихын белмәгән һәм белергә теләмәгән телсез милләттәшләрем килеп баса. “Кемгә кирәк соң ул телне белү?” – дигән сүзләр еш ишетелә хәзер. Ниндидер куркыныч театр уйнаган кебек тоела миңа бу хәлләр. Кем уйната бу театрны? Режиссеры кем?..

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы…
Г.Тукай.
– Шүрәле, кил әле, утыр яныма, сөйләшик. Нишләп болай булды соң әле синең язмыш? Ник соң әле башка Шүрәлеләр синнән болай ямьсез итеп көләләр? Син җүләрсең, син котырган, син тилергәнсең, –диләр?
– Эндәшмисең... Ник? Җавабың юк... Хатаңны аңладыңмы соң әллә?
– Һаман җавабың юк. Әнә күр, Тукай абыебыз бу әсәре белән сине нинди зур бөеклекләргә күтәрде.Татар телендә язылган поэманы хәзер ничә телгә тәрҗемә итеп, бастырып чыгардылар. Якын кардәшләребез – башкорт, казах, үзбәк халкы да бу әсәрне яратып укый. Хәтта кытай, немец, испан, инглиз милләтеннән булган балалар да “Шүрәле” әкиятен беләләр! Татарыбыз башкаласы булган Казан шәһәрендә театр каршында сиңа һәйкәл дә бар бит әле! Кем белән торасың, диң? Горур, көчле батыр татар егете Былтыр белән!
– Әйе шул, Былтыр белән, ник соң ул Былтыр, ник Быел түгел?! –дип телгә килде кинәт Шүрәле. Һәм башкача бер сүз эндәшмәде. Мин аптырашта калдым. Нәрсә әйтергә теләде соң Шүрәле? Тагын бер катлаулы сорау?
Аптыраудан кулыма “Шүрәле” поэмасын алдым. Укыйм:
...Зур бу урман: читләре күренмидер, диңгез кеби,
Биниһая, бихисаптыр, гаскәри Чыңгыз кеби.
Кылт итеп искә төшәдер намнары, дәүләтләре
Карт бабайларның, моны күрсәң, бөтен сауләтләре.
Ачыла алдында тарихтан театр пәрдәсе:
Аһ! дисең, без ник болай соң? Без дә Хакның бәндәсе...
Урман?.. Мин бу әсәрне башкачарак аңлый башладым ахры... Урман түгел, ә иксез-чиксез татар иле турында сүз барган кебек тоела миңа.
...Тукта, мин юлдин адашканмын икән бит, күр әле,
Әллә ник истән дә чыккан, сүз башым бит – “Шүрәле”.
Мин дә ялгыштым, ахры, фикеремнең башы туган тел иде бит, ләбаса. Эх, Шүрәле, саташтырдың ла син мине!...
– Аһ! дисең, без ник болай соң? Без дә Хакның бәндәсе...
Бу юлларны кабат укыйм да минем күз алдыма: “Туган телне белү хәзер кемгә кирәк соң?” – дип, үз-үзеннән, үз теленнән, үз милләтеннән көлгән, аның тарихын белмәгән һәм белергә теләмәгән телсез милләттәшләрем килеп баса. “Кемгә кирәк соң ул телне белү?” – дигән сүзләр еш ишетелә хәзер. Ниндидер куркыныч театр уйнаган кебек тоела миңа бу хәлләр. Кем уйната бу театрны? Режиссеры кем?..
Укуымны дәвам итәм:
...Билгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар,
Юк түгел аю, бүре, төлке – җиһан корткыч та бар.
...Бик куе булганга, монда җен-пәриләр бар, диләр,
Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар, диләр...
Әллә шул албасты, убыр, шүрәлеләргә охшаш адәми затлар зыян салып йөриләрме? Ни өчен? Кемгә үч итеп?
Тукай да бу поэмада сөйлим әле, көйлим әле, – дигән булып: ...Җәй көнен яздым бераз; язмыйм әле кыш, көзләрен, – ди. Аннары тагын:
...Бу авылның мин җыен, мәйдан, сабаны туйларын
Язмыймын куркып, еракларга китәр дип уйларым, – дип өстәп куйган.
Фикерләрем тирәнгә кереп китте шикелле. Бүгенге көндә туган телебезнең кирәклеген аңлатып тору кирәк микән? Ул бит безнең туган телебез! Минем туган телем һәм синең туган телең! Туган телебез газиз анабыз-атабыз кебек кадерле һәм якын булырга тиеш!
...Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем...
Әйе, мин дә бәләкәйдән гаиләбездә татар телендә сөйләшеп, шушы телдә аралашып үстем. Туган телемдә әнием (без гаиләдә әти-әни дип сөйләшергә күнегелгән), әкиятләр, хикәятләр сөйләп тәрбияли мине. Тагын минем өчен кадерле булган кешеләрем – дәү әни һәм дәү әтием. Без алар белән бик дус яшибез. Алар миңа барлык эшләремдә терәк һәм таяныч. Бәйрәм көннәрендә барыбыз бергә зур түгәрәк өстәл янында җыелабыз. Табын күрке – милли ризыгыбыз – бәлеш, чәк-чәк, һәм, әлбәттә, дәү әнием салган авыл икмәге. Гаиләбез йомры икмәк кебек бербөтен, тулы һәм кояштай якты. Миңа үз гаиләмдәге җылылык, миллилек бик тә охшый. Татар телендә сөйләшү – минем өчен зур горурлык! Мин моның өчен кадерле кешеләребез – әти-әниемә, әби-бабама бик рәхмәтле. Киләчәктә дә милли үзаңыбызны югалтмау, телебезне буыннан буынга саклап алып бару – минем өчен зур җаваплылык ул.
И туган тел, и матур тел, әткәм–әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Әйе, чынлап та, туган телебез дә “Кырлай урманы” кебек искиткеч мавыктыргыч, бай һәм матур. Тукай да бит безне, Кырлай урманының матурлыгына әсир итеп, тавыкларын да җырлатып, матур шигъри теле белән күңелебезне әсир итеп, әкрен генә әсәр эченә алып кереп китә. Кырлай авылын барып күрәсе килә башлый! Нәкъ туган телебезне өйрәнү барлык кешеләр өчен дә шундый ук кызык, мавыктыргыч һәм рәхәт булсын иде лә ул…
...Монда бульварлар, клуб һәм танцевальня, цирк та шул;
Монда оркестр, театрлар да шул, концерт та шул.
Зур бу урман: читләре күренмидер, диңгез кеби,
Биниһая, бихисаптыр, гаскәри Чыңгыз кеби...
Без дә бит шул “Кырлай урманы”ндагы балалар – татар егетләре, кызлары! Бу сихри урманга ник барлык татар кызлары-егетләренең дә кереп карыйсы килми икән? Ник андагы аллы-гөлле чәчәкләр, гөмбәләр, садаи кошлары аларны кызыксындырмый икән? Ә кемнәрдер аның читендә генә дә йөргән кебек! Бу сихри урманның читендә йөреп кенә, телебезнең бай, милләтебезнең горур үткәне барлыгын белеп булмыйдыр шул!
Һич өрәк, албасты булган сахралар, кырлар да юк;
Шүрәле асрап ята торган кара урман да юк.
Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын;
Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын, – дип яза ул “Сабыйга” шигырендә.
Юк ул урманда куркыныч Шүрәлеләр, албастылар, өрәкләр дә юк! Аларны без үзебезне үзебез куркытыр өчен уйлап тапканбыздыр, бәлки.. Әйе, Шүрәле – явыз көч, ул куркыныч, усал, ул халыкка яшәргә комачаулый. Шүрәле үзен кети-кети уйнарга гына яратам дисә дә, көлдереп үтерүе турында да әйтеп куя. Шүрәледән куркып, бу сихри урманга керергә курыккан кешеләр башка балаларны да куркытмыйлар микән!.. Без дә шул тозакка эләккән Шүрәле хәлендә кебек тоела миңа. Кычкырабыз, елыйбыз, язабыз, аңлатабыз, үтенеп ялварабыз: Туган телне сакларга иде, дибез... Ә үзебез бу телдә иркенләп, рәхәтләнеп сөйләшә дә белмибез бит! Туган тел, ничектер, әти-әни теле түгел, әби-бабай теленә генә әйләнеп бара кебек. Былтыр сөйләшкәннәр бу телдә, ә быел?... Белмим.
Татар егете рәхәтләнеп үз телендә:
– Әйтсәм әйтим, син белеп кал: чын атым Былтыр минем.
Бу Җегет абзаң булыр бу, бик белеп тор син, энем! –
дип җавап бирә ала, ә без:
...Әйтче, зинһар, мәрхәмәтсез! Кем син? Исмең кем синең? – дигән сорауга җавап эзләп утырабыз.
Шулай, Шүрәле, эндәшмәвеңнең сәбәбен аңладым. Синнән көлә-көлә үзебез дә шул тозакка эләктек бугай... Ярыкка кысылган бармак авыртыр, эзе дә калыр. Тәмам бөтен тәнебез-җаныбыз белән суырып алмасын инде. Иртәгәсе дә бар бит әле...Ә иртәгәсен башка Шүрәлеләр килеп үзебездән көлсә...
– Юк, Шүрәле, без бу тозакка эләкмибез әле. Татар телендә камил сөйләшкән милли җанлы егетләр-кызлар әле бездә бик күпләр. Бөек туган телебез – Тукай теле, татар теле – халкыбыз белән бергә, гасырларны үтеп, киләчәккә атлаячак, дип ышанам мин. Чөнки Җегет абзаңның буыннан-буынга күчә торган үткер балтасы – татар телен киләчәк буын чарлап кына тора һәм торачак. Ә син Шүрәле дус, Былтыр кысты, дип кенә сөйләп йөри тор инде, яме!
Әделия ГАЛИЕВА,
Нефтекама шәһәре 12 нче урта мәктәбенең 9 “б” сыйныфы укучысы.
Читайте нас: