Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 июнь 2020, 14:11

Коронавирус һәм фольклор

Башкортстанда 2018 елдан башлап татар фольклор фестивале оештырылып килә. Ул Туймазы районының Төмәнәк авылы янындагы “Бабай утары”нда уза.

Башкортстанда агымдагы елның 18 июль-1 август көннәрендә Фольклориада узарга тиеш иде. Русия президенты Владимир Путин VI халыкара фольклориаданы 2021 елга күчерү турында фәрман имзалады.
Уфада халыкара фольклориада уздыру турында карар 2016 елда Генераль Ассамблеяның Халыкара фольклор фестивальләре шурасында кабул ителгән иде. Чара олимпиада кебек үк һәр дүрт ел саен уза. Халык иҗаты үрнәкләрен башкаручылар: җырчылар, биючеләр, көйчеләр җыелган беренче Фольклориада 1996 елда Һолландиядә үткән иде, аннан соң Япония, Мажарстан (Венгрия), Кытай, Корея һәм Мексика дәүләтләре кабул итте. Башкортстан әлеге чарага дүрт ел әзерләнде, әзерлек барышы магълүмат чараларында зурлап яктыртылып барды. Чарага дөньяның 85 иленнән өч меңгә якын фольклорчы, 2,5 миллион турист килер дип көтелә иде.
Башкортстанда 2018 елдан башлап татар фольклор фестивале оештырылып килә. Ул Туймазы районының Төмәнәк авылы янындагы “Бабай утары”нда уза. Татар фольклор төркемнәренең “Җырлыйк әле” дип аталган беренче фестивале 28 июнь узган иде. Ул чарада 8 төркем катнашты. 2019 елның 20 августында шунда ук узган икенче фестивальдә дистәдән артык төркем катнашты. Быел коронавирус пандемиясе сәбәпле, чара узмады.

Фото: Мунир ВАФИН.
Читайте нас: