Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 июнь 2020, 11:10

Бюст эчендә нәрсә бар?

Сигез яшьлек вандал.

Татарстанның Яшел Үзән районы Күгәй авылында сугыш батырларына куелган мемориалны ике вандал кыйраткан. Вандаллар шактый яшь – сигез генә яшьлек. Алар Советлар Союзы Герое Хәлил Хәйруллин бюстын таш белән бәреп ватканнар. Вандалларның берсе якташыбыз – Башкортстан “егете”. Ул әбисе янына кунакка килгән булган.
Вандаллык факты буенча җинаять эше кузгатылган. Малайлар бу гамәлне һәйкәл эчендә нәрсә булганын карарга теләүләре белән аңлатканнар. Аларның берсе постаментка кереп, берничә тапкыр бюстка кулы белән сугып карый, аннары таш белән бәрә. Ике укучы да имин гаиләләрдә тәрбияләнә һәм полициядә балигъ булмаганнар бүлегендә исәптә тормаган. Һәрхәлдә, әлегә кадәр. Прокуратура кече яшьтәге вандалларның ата-аналарын җаваплылыкка тарттырырга ниятли. Җирле хакимиятләр җимерелгән мемориалны яңадан торгызырга җыена, бу юлы катырак материалдан – бюстны бронзадан коймакчылар. Ватыла торган материалдан ясасаң, малайлар тагын да аның эчендә ни барлыгын ачыклаулары ихтимал.
Белешмә: Хәлил Хәйруллин 1941 елда сугышка китә, кулга алына, дүрт айдан качып партизаннарга кушыла. 1943 елга кадәр партизаннар төркемендә хезмәт итә, территория азат ителгәч пулеметчы булып хезмәт итә. Неман елгасы кичүендә каты алышта бик күп фашистларны кыйрата, командиры үлгәч аны алыштыра һәм ротаны атакага күтәреп дошманны чигенергә мәҗбүр итә.

Фото: kazan.aif.ru
Читайте нас: