Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 июнь 2020, 01:35

Уфалылар мэрия каршында тезләнеп торды

Каршылык чарасына чыккан дистәгә якын кеше тезләнеп биш минут кына тора алган, аннан соң аларны полиция хезмәткәре тоткарлаган.

22 июнь Уфаның Шота Руставели урамының 5 санлы йортында яшәүче берничә кеше башкала мэриясе каршында тезләнеп каршылык чарасы уздырды. Алар бу адымга йортлары янында 34 катлы йорт төзелә башлау уңаеннан мәҗбүр булган. Каршылык чарасында катнашучылар йортлары янәшәсендә күпкатлы йорт төзү үзләре яшәгән тугыз катлы йортның нигезен какшатуы ихтимал дип борчыла. Аларның 1975 елда төзелгән йортлары шактый тузган хәлдә, узган елда ук дивары ярылып, 7 сантиметр ярык барлыкка килгән. Каршылык чарасына чыккан дистәгә якын кеше тезләнеп биш минут кына тора алган, аннан соң аларны полиция хезмәткәре тоткарлаган, беркетмәләр төзегәннән соң машинага утыртып юлның каршы ягына чыгарып куйган.
Чараны оештырган Гөлнара Зареева сүзләренә караганда, ул төзелеш компаниясе җитәкчесе Андрей Носковка карата “Носков кит, Путин ярдәм ит!” дигән шигар тоткан булган. Гөлнара Зареева сүзләренчә, аңа рөхсәтсез каршылык чарасы оештыруы өчен 10 меңнән 20 меңгә кадәр штраф яный. Башкала мэриясе әлеге уңайдан Шота Руставели урамындагы 5 санлы йортны тикшерәчәк. Әгәр экспертиза йорт төзелештән зыян күрүе ихтимал дип тапса, йорт төзекләндереләчәк һәм нигезләре ныгытылачак. Башкала хакимияте башлыгы урынбасары Әсгать Хәйруллин җитәкчелегендә төркем оештырылган. Шул ук вакытта прокуратура күпкатлы йорт төзүнең канунлыгын тикшерәчәк.
Бу күпкатлы йорт төзелеше тирәсендә каршылык узган елда ук башланган иде. Күпкатлы йортны башкала шурасы депутаты Андрей Носковка караган 6 санлы төзелеш компаниясе күтәрәчәк. Әлеге йортта яшәүчеләр ай башында ачлык та игълан иткән иделәр.
Фото: Bashinform.ru
Читайте нас: