Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 июнь 2020, 01:38

Гаепсезне җәзалаучы полицейскийлар хөкем ителде

Полицейскийлар аның башын һәм тәнен төяләр, бәйләп бер сәгатькә элеп куялар, электрошокер белән ток суктыралар.

Башкортстан Югары суды элеккеге полиция хезмәткәрләренә карата хөкем карары чыгарды. Суд карары буенча алар вазифаларыннан явыз файдаланган дип табылды.
Суд материаллары буенча, 2015 ел ахырында Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре бер ирне тоткарлый һәм аны талау, автомобиль йөртү һәм кәрәзле телефон урлауда гаепли. Алар ирне полиция бүлегенә алып барып, җинаятьне тануы таләп итәләр. Баш тарткач, полицейскийлар аны җәзалый башлый: башын һәм тәнен төяләр, бәйләп бер сәгатькә элеп куялар. Вакыт-вакыт алар иргә электрошокер белән ток суктыралар. Полиция хезмәткәрләре әлеге ир гаепләрен танымагач, җибәрергә мәҗбүр булганнар. Гаепсез җәзаланган ир хокук саклау органнарына гариза язган, тикшерү башланган.
Судта гаепләнүче элеккеге полицейскийлар үз гаепләрен танымаган, дип хәбәр итә Башкортстан судларының берләштерелгән матбугат хезмәте.
Башкортстан Югары суды элекке подполковникны һәм полициянең элекке өлкән лейтенантын өч елга ирекләреннән мәхрүм иткән. Алар гомуми режимлы колониядә тотылачак. Шулай ук аларга өч ел дәвамында хокук саклау органнарында эшләү дә тыела.

Фото: yandex.ru/images/search?text
Читайте нас: