Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 июнь 2020, 17:30

Дан һәм хөрмәт сезгә, ветераннар!

Яшь хәбәрчебез Юлай НИЗАЕВ Чакмагышта яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, 99 яшьлек Фәрит ага Дәүләтшин янында булды. Бүген ветеранны район хакимияте вәкилләре өенә килеп котлаган, бүләк тә тапшырган.

Бүген Чакмагыш районы хакимияте вәкилләре район үзәгенең Кооператив урамында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Фәрит ага Дәүләтшин янында булдылар. Ветеранның туган авылы Яңа Коты авылыннан автоколонна да килгән. Чакмагыш район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев аңа “Бердәм Руссия” партиясе исеменнән кесә телефоны тапшырып, бәйрәм белән котлады. (Телефоннар 13 кешегә ташырылды.) Район мәдәният сарае хезмәткәрләре шигырьләр укыды, Урал Шәяхмәтовның гармунында өздереп уйнавы урамны җыр-моңга күмде.
Бәйрәм көнне Фәрит Хаҗгали улының йөзендә елмаю гына түгел, яшь бөртекләре дә чагыла. Сугыш елларын, үзенең яугир иптәшләрен, тормыш иптәшен искә төшерәдер, мөгаен... Бүгенге көндә 99нчы яшен вакласа да, төпле фикерле, тапкыр сүзле ул. Янәшәсендә балалары, якын кешеләре, дус-туганнары. Балаларына, кияү-киленнәренә, оныклар-оныкчыкларына терәк булып, киңәшләрен биреп, гомер йомгагын сүтә. Аның өчен иң зур куаныч – ил-көнебезнең тыныч булуы.
Фәрит ага кунакларга рәхмәтен белдерде, “шушы коронавирус тизрәк чигенсә иде, барча кешеләр бары тик изге гамәлләр кылып, татулыкта, имин тормышта яшәсә иде”, дип теләвен белдерде.
Юлай НИЗАЕВ,
“Чакмагыш чаткылары” әдәби берләшмәсе әгъзасы.
Чакмагыш районы.
Фотода: район хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев Фәрит ага Дәүләтшин белән.
Читайте нас: