Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июнь 2020, 11:18

Күчемсез милек хәзер җиңел теркәлә

25 июньнән Башкортстан халкы күчемсез милекләрен электрон юл белән Росреестр порталындагы “Шәхси кабинет” сервисында терки алачак.

Атна ахырыннан Башкортстан буенча Росреестр идарәлеге Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрының (ФГИС ЕГРН) Федераль дәүләт мәгълүмати системасында эшли башлаячак. Ул Күчемсез милек объектлары дәүләт кадастры (ГКН) һәм Бердәм дәүләт хокук реестры (ЕГРП) базаларын берләштерәчәк.
Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрының (ФГИС ЕГРН) төп бурычы булып бердәм теркәү-регистрацияләү процедурасын электрон форматта алып бару, мәгълүмат базасының дөреслеге сыйфатын күтәрү, Росреестр күрсәткән дәүләт хезмәтләрен модернизацияләү, халыкны хезмәтләндерү вакытын кыскарту тора.
Республика буенча Росреестр идарәлеге хәбәр итеүенсә, 25 июньнән Росреестрның рәсми сайтында, https://rosreestr.ru/оформить сылтанмасы буенча күчемсез милекне фәкать “Шәхси кабинет” сервисы аша гына теркәп булачак.
“Шәхси кабинет”ка керү өчен Дәүләт хезмәтләре сайтында, www.gosuslugi.ru сылтанмаһы буенча расланган мәгълүматлар булырга тиеш.
Боларның барысы да милек белән бәйле хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү, теркәү вакытын кыскарту, мөлкәт белән бәйле мәгълүматларның исәбен алып бару һәм анализлау өчен эшләнә.
“Бу үзгәрешләр төбәктәге Росреестр идарәлегенең көндәлек эшендә берничек тә чагылмаясак. Хезмәтләр һаман да закон тарафыннан билгеләнгән вакыт эчендә ничек тиеш, шул ук күләмдә күрсәтеләчәк, шул исәптән, күп функцияле үзәкләрдә дә”, – дип белдерде Башкортстан буенча Росреестр идарәлеге җитәкчесе Петр Клец.
Читайте нас: